Якташыбыз хәрби бурычын да үти, дәвалый да
Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Игорь Черемных өченче ай инде радиацион химик һәм биологик саклау гаскәрләре сафында хезмәт итә. Без аның әнисе белән очрашып, солдат тормышы турында сорашып белештек. - 21 декабрьдә Игорьның ант бирү тантанасында булдык. Ул ерак түгел, күрше Удмуртиядә хезмәт итә. Хәрби шәһәрчектә безне җылы каршыладылар, экскурсия оештырдылар....
Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Игорь Черемных өченче ай инде радиацион химик һәм биологик саклау гаскәрләре сафында хезмәт итә. Без аның әнисе белән очрашып, солдат тормышы турында сорашып белештек.
- 21 декабрьдә Игорьның ант бирү тантанасында булдык. Ул ерак түгел, күрше Удмуртиядә хезмәт итә. Хәрби шәһәрчектә безне җылы каршыладылар, экскурсия оештырдылар. Казармадагы уңайлы шартлар безне гаҗәпләндерде: чиста, уңайлыклы, якты, мин күз алдына бөтенләй башкача китергән идем, - дип тәэсирләре белән бүлешә Ольга Александровна. - Яңа елга бизәлгән казарма тәрәзәләре Игорь кулы белән эшләнгән. Ул балалар сәнгать мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлады, һәр буш минутын яраткан шөгыленә багышлый. Безгә юллаган хатларына да рәсем төшерә, соңгысында кар бабай әвәләүче солдатлар рәсеме иде.
Яңа гына билгеләнгән санинструктор туганнарына болай дип яза: "Үз белгечлегем буенча хезмәт итүемә шатланам. Күптән түгел полигонда булдык, Калашников автоматыннан атарга өйрәндек, барыбыз да диярлек яхшы аттык, подполковник безгә рәхмәт белдерде".
Ольга Александровна әйтүенчә, солдатлар ашатудан канәгать. Ял көннәрендә көндезге йокы каралган. Ай саен бирелә торган ике мең сум акча иң кирәкле вак-төяккә, хәтта шоколадка җитә. Хәзер солдатларга акча күчерелү турында смс-хәбәр әти-әниләргә килә. Тагын медсанчастька сирәк мөрәҗәгать иткән егетләр өчен татлы призлар бирелә, шунлыктан якташыбызның пациентлары аз.
Игорь хәрби-кыр әзерлегенә чыгуны түземсезлек белән көтә, ул апрельгә билгеләнгән. Яшүсмернең кыр шартларында эшләү тәҗрибәсе дә бар. Воткинск медицина колледжын тәмамлаганнан соң, ул каратэга йөрүчеләр белән "Яшь мастер" палаткалы лагеренда бер смена эшләп алган.
- Җаваплы, яхшы күңелле, шаян булганлыктан, балалар белән дуслашты, тиз арада уртак тел тапты. Үз вазифаларыннан тыш, лагерь тормышында актив катнашты, - дип Игорь турында фикерен белдерә "Сатори" клубы директоры Лилия Богатова.
Бер ел вакыт сизелмичә дә үтәр, дип ышана туганнары. Дуслары, әти-әнисе, яраткан кызы Ксюша һәм әбисе Татьяна Владимировна Игорьның кайтканын түземсезлек белән көтәләр.
Вәсилә Мортазина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.4600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:4700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.10800
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.7900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.10100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.14200
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.10000
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.5300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.4600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.14200
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика