Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбызның Бондюг характеры

Химиклар көне - химия промышленносте өлкәсе ветераннары өчен үзенчәлекле бәйрәм. Нина Михайловна Романова Карпов исемендәге заводка 35 ел гомерен багышлаган. Аның хезмәт юлы мәктәп эскәмиясеннән башлана. Кайда эшкә барырга дип озак уйланмый, әнисе һәм ике абыйсы юлыннан китә. Әнисе Анастасия Николаевна Гурьянова турында да әйтеп үтәргә кирәк. Ул тугыз яшендә...

Химиклар көне - химия промышленносте өлкәсе ветераннары өчен үзенчәлекле бәйрәм. Нина Михайловна Романова Карпов исемендәге заводка 35 ел гомерен багышлаган.
Аның хезмәт юлы мәктәп эскәмиясеннән башлана. Кайда эшкә барырга дип озак уйланмый, әнисе һәм ике абыйсы юлыннан китә. Әнисе Анастасия Николаевна Гурьянова турында да әйтеп үтәргә кирәк. Ул тугыз яшендә ятим калып, чит кешеләрдә яши, 1941 елда ире Георгийның һәлак булуы турында хәбәр ала, чирек гасыр химия заводында эшли, балаларын ялгызы үстерә.
- Әни зирәк, изге күңелле кеше иде, беркайчан да моңаеп утырмады, - ди аннан намус белән эшләү сәләтен мирас итеп алган Нина Михайловна.
Сульфит тозлары цехына эшкә урнашкан кыз соңрак реактив һәм сульфит тозлары цехына күчә. Яшь фасовкалаучы беренче көннәрдән үзен эшкә сәләтле итеп күрсәтә. Башта кул процессын үзләштерә. 1978 елда Чапаевск шәһәреннән продукцияне 100 граммлы төргәкләргә фасовкалаучы станоклар алып кайталар. "Фасовкалаучы Н.Гурьянова көнлек биремне 105-110 процентка арттырып үти һәм яхшы сыйфат белән башкара", - дип яза "Яңа Кама" газетасы. IX бишьеллык планын вакытыннан алда үтәгәне өчен комсомолның Үзәк комитеты "Бишьеллыкның яшь гвардиясе" билгесе белән бүләкләнә. Комсомол коллективы лидеры Нина Михайловна җитештерү буенча гына алдынгы булып калмый. Ул үзешчән сәнгатьтә, заводтагы барлык чараларда актив катнаша. Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре зур хезмәт юлының аерым чорларын чагылдыра. Оптимистлыгына да сокланырлык аның. запасында һәр очрак өчен әйтемнәр, такмаклар, халык җырларыннан өзекләр әзер. Нина Михайловна бүген дә тормыш авангардында - химия заводы ветераннары советы әгъзасы, бер генә район чарасыннан да читтә калмый.
Улы Игорь Казан химия-технология институтын тәмамлаган, өеннән еракта эшли һәм яши, әмма әнисен онытмый. Ә аның моңаерга вакыты юк, йорт комитеты рәисе буларак мәшәкатьләре җитәрлек, чүп өеме һәм башка тәртипсезлек яныннан битараф кына узып китә алмый, Кама буенда пляжны чистарту өмәсе оештырган чаклары да булган.
Язмабыз героеның характеры эш һәм сынаулар белән чыныккан, завод, аның традицияләре Н.Романованың яшәешенең бер өлешенә әйләнгән.

Ольга Смолькова

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск химиклар кљненђ Нина Романова