Якты эз калдырырга
608
0
0
3 августта хезмәт ветераны Зарифа Әхмәтшиновна Готинаны район җитәкчелеге 90 яше тулу белән котлады. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, котлау сүзләре юллап, юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан истәлек открыткасы тапшырды. Тантана хуҗасының - татар халкының милли гореф-гадәтләре һәм традицияләре атмосферасында үскән тыйнак ханымның җылы котлау юлларыннан, хезмәт казанышларын танудан күңеле...
3 августта хезмәт ветераны Зарифа Әхмәтшиновна Готинаны район җитәкчелеге 90 яше тулу белән котлады.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, котлау сүзләре юллап, юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан истәлек открыткасы тапшырды. Тантана хуҗасының - татар халкының милли гореф-гадәтләре һәм традицияләре атмосферасында үскән тыйнак ханымның җылы котлау юлларыннан, хезмәт казанышларын танудан күңеле нечкәрде.
Зарифа апа өлкән буын кешеләрен кайгыртучыларга ихлас рәхмәт белдерде.
- Без бүләкләргә һәм хөрмәтләргә гадәтләнмәгән. Тормыш катлаулы иде, күп эшләргә туры килде. Ә хәзер безне онытмаулары куанычлы.
Юбилярны Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина һәм сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина җылы тәбрикләделәр, аңа район җитәкчесе Игорь Приваловтан котлау адресы һәм бүләк тапшырдылар.
Зарифа Готинага тугыз дистә ел икәненә ышанасы да килми. Ул көр күңелле, хәтеренә дә зарланмый. Фатирында чисталык һәм тәртип. Тәрәзәләрдәге ап-ак пәрдәләр, карават япмалары, өстәлдәге салфеткалар җылылык һәм уңайлылык атмосферасы тудыра. Янәшәсендә бергәләп дүрт бала үстергән яраткан тормыш иптәшенең булмавы гына кызганыч. Өлкәннәре Йосыф хәзер пенсиядә, кечеләре Юнес - районда әйдәп баручы "Резедә" төзелеш оешмасы директоры.
Ике улы да һөнәре буенча балта остасы булган әтиләре юлыннан киткән. Кызлары еракта яши: берсе - Кавказда, икенчесе - Архангельск өлкәсендә. Ләкин, мөмкинлекләре булган саен, әниләре янына кайтырга, аңа игътибар һәм кайгырту күрсәтергә ашыгалар.
Язмабыз герое тумышы белән Мамадыш районыннан. Әти-әнисе крестьяннар була, кече яшьтән хезмәткә өйрәтеп, биш бала тәрбиялиләр. Готиннар нәселен ун оныклары дәвам итә.
- Гаиләдә артык муллык булмаса да, әти-әни безгә югары белем бирде. Һәрберебез тормышта үз урынын тапты. Әнием 15 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш вакытында окоплар казый. Кияүгә чыккач, Свердловск өлкәсенә күчә, аннан - Кавказга, биредә санитарка булып эшли һәм күп пациентларының йөрәгендә якты эз калдыра, - дип сөйли Юнес Александрович. - Менделеевскига Казан төзелеш институтын тәмамлагач юллама буенча җибәрделәр. Аннан соң әти-әниемне дә алып килдем. Әни өчен иң мөһиме - сәламәтлек. Ә калганында ярдәм итәрбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
28 гыйнвар 2021 - 14:10Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.2200
-
28 гыйнвар 2021 - 14:04Менделеевск районында «Бала – мөһим пассажир!» профилактик чарасы үткәрелә 2021 елның 26 гыйнварыннан 7 февральгә кадәр республика территориясендә «Бала – мөһим пассажир!» профилактик чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирлар белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар комплексын үткәрә.2100
-
28 гыйнвар 2021 - 14:03Президент Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде Бу уңайдан «МН» редакциясе Мәдәният идарәсе һәм Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә басмалар циклын башлый.2100
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.2500
-
28 гыйнвар 2021 - 10:30Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлекчәсенең беренче киңәйтелгән конференциясе яңа форматта узды Район башлыгы Валерий Чершинцев, «Россия пенсионерлар Союзы» гомумрәсәй иҗтимагый оешмасының ТР буенча региональ бүлекчәсе идарәсе рәисе Любовь Мишина, Россия Пенсия фонды район Клиентлык хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре чараның хөрмәтле кунаклары булдылар.2400
-
28 гыйнвар 2021 - 09:29Татарстанның Менделеевск һәм Кукмара районнарында яңа прокурорларны билгеләделәр Бу турыда ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән «Татар-информ» МА яза.2800
-
27 гыйнвар 2021 - 15:59«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә фитобар барлыкка килде Проект организмны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.3500
-
27 гыйнвар 2021 - 10:42Песәйдә укучылар Бөек Ватан сугышы чорын искә алдылар 2 нче февраль — Сталинград сугышы тәмамланган көн.5300
-
28 гыйнвар 2021 - 09:311 нче мәктәптә вокал-инструменталь төркеме барлыкка килдеИҗади яшьәрне яклап Валерий Чершинцев беренче мәктәпкә бүләк әзерләде, синтезатор һәм ике электр гитарасы бүләк итте.2000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13600
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.9700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84