Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якты май, Бөек Җиңү

Традиция буенча, парадта катнашучыларның җыелуы Ленин мәйданында башланды. Беренчеләрдән булып тыл һәм хезмәт ветераны Клавдия Осипова килде. - Мин тумышым белән Татар Чаллысыннан, - дип сөйли Клавдия Васильевна. - Сугыш башлангач, мин, үсмер, тракторга утырдым. Минем бронь бар иде, әти Мәскәү астында һәлак булды. Беренче хезмәт медалемне колхоз 20 яшемдә...

Традиция буенча, парадта катнашучыларның җыелуы Ленин мәйданында башланды. Беренчеләрдән булып тыл һәм хезмәт ветераны Клавдия Осипова килде.
- Мин тумышым белән Татар Чаллысыннан, - дип сөйли Клавдия Васильевна. - Сугыш башлангач, мин, үсмер, тракторга утырдым. Минем бронь бар иде, әти Мәскәү астында һәлак булды. Беренче хезмәт медалемне колхоз 20 яшемдә бирде. Җиңү көнен без кырда каршыладык - чәчүнең кызган чагы. Шунда ук эшне ташлап, көлә, елый башладык. Ул хатирәләрдән хәзер дә күзләр яшьләнә, имин тормышта яшәвемә шатланам.
Янәшәдә ветераннар хорында катнашучылар җыела, хатирәләрен уртаклашалар.
Луиза Мәрдәновна Вәлимөхәмәтова өчен әтисе фронттан кайткан көн истәлекле.
- Безнең урамнан кемнеңдер таякка таянып килгәнен ерактан күрәбез. "Мәрдән кайткан бит!" - диләр күршеләр. - Ул вакытта миңа алты яшь кенә булса да, 1945 елның маен яхшы хәтерлим. Бондюглылар шатланалар, берсен-берсе кочаклыйлар. Кешеләрнең болдырга самавыр алып чыгып, чәй эчкәннәрен, башкаларны сыйлаганнарын хәтерлим. Без, балалар, ул көнне урамда булдык.
Тынлы оркестр яңгыравында ветераннар, сугышчы-интернационалистлар колонналары, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре алга атлый. Трибунада почетлы урыннарны сугыш һәм тыл ветераннары, толлар били. Алар арасында - Александр Волков, Александр Февралев, Петр Кнутов, Николай Ксенофонтов һәм башкалар. Митингны район башлыгы Игорь Привалов ача.
- Без сезнең батырлыкларны онытмыйбыз һәм һәрвакыт истә тотачакбыз, - дип мөрәҗәгать итте ул җиңүчеләр буыны вәкилләренә. - Бәйрәм белән сезне, Җиңү көне белән!
Менделеевлыларны районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев, Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәсән Сәйфуллин котладылар.
Билгесез солдат һәйкәленә гирляндалар һәм чәчәкләр куелды. Шәһәрлеләр һәлак булган якташлары истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветераннарның мемориаль плитәләргә килеп чәчәкләр куюын, якыннарының һәм туганнарының исемнәре уелган мәрмәрне үбүләрен күз яшьләрсез күзәтү мөмкин түгел иде.
- Биредә абыем Алексей Табанаковның исеме язылган, - ди хезмәт ветераны Александра Кузьминична Егорова, күз яшьләрен сөртеп. - 20 яшьлек Алексей Мәскәү астында һәлак була .
Традиция буенча, ветераннар Геройлар аллеясына да чәчәкләр салдылар. "Юность" кинотеатры янындагы мәйданда чын кыр кухнясы җәелдерелде, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре шәһәрлеләрне һәм кунакларны солдат боткасы белән сыйладылар.
Бәйрәм үзешчән сәнгать осталары концерты, сугышта катнашучыларның район җитәкчелеге белән "Ханами" ресторанында очрашуы, ветераннар балы һәм җиңү салюты белән тәмамланды.

Ольга Смолькова

Автор Һәм Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Традићия Оркестр