Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Якты май, Бөек Җиңү һәм мәңгелек хәтер

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы менделеевлылар өчен онытылмас бәйрәм булды. Шәһәрнең күп санлы оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары традиция буенча Ленин мәйданына җыелдылар һәм тынлы оркестр яңгыравы астында Билгесез солдат һәйкәленә таба атладылар. Колонна хәрәкәте юлы буенча кулларына кәгазьдән ясалган ак күгәрченнәр тоткан мәктәп укучылары, Ватан сугышы ветераннары портретлары белән менделеевлылар басып...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы менделеевлылар өчен онытылмас бәйрәм булды. Шәһәрнең күп санлы оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары традиция буенча Ленин мәйданына җыелдылар һәм тынлы оркестр яңгыравы астында Билгесез солдат һәйкәленә таба атладылар.

    Колонна хәрәкәте юлы буенча кулларына кәгазьдән ясалган ак күгәрченнәр тоткан мәктәп укучылары, Ватан сугышы ветераннары портретлары белән менделеевлылар басып тора. Яшь Софья Ипатованың кулында берьюлы ике фотография.
    - Бу минем карт әбием һәм карт бабам Елизавета һәм Михаил Суслегановлар, алар икесе дә сугышта булганнар, - ди кыз.
    Аның янәшәсендә Илья Гыйниатуллин. Кулларында карт бабасы Иван ипатовның портреты.
    Быел Хәтер мемориалында зур үзгәрешләр булды. Анда хәрби техника - пушка-гаубицалар урнаштырылды. Фронтта һәлак булган бондюглыларның мәрмәр плитәдәге исемнәре яңартылды һәм өстәмәләр кертелде, Геройлар аллеясында ташлар урнаштырылды, ул урыннарда озакламый тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл куелачак, геройларның бюстлары астына мәгълүмати табличкалар беркетелде, ветераннар аллеясы ясалды. Бәйрәм чарасын оештыруда да яңарышлар бар.
    Ветераннар митинг урынына махсус машиналарда китерелде, районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев җитәкләгән парад, шулай ук Үлемсез полк хәрәкәте аеруча тирән тәэсир калдырды, күпсанлы мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотографияләрен күтәреп чыктылар. Бу колоннаны күз яшьләрсез һәм горурлыксыз күзәтү мөмкин түгел иде.
    Көн геройлары - фронтовиклар Пётр Кнутов, Борис Портнов, Хәсән Сәйфуллин, Александр Февралёв, Георгий Иванов, Таһир Мурзин, Александр Попов һ.б.лар трибунада почётлы урыннарны биләделәр. Менделеевскида барлыгы 29 сугыш ветераны яши.
    Якты бәйрәм, Бөек Җиңү юбилее белән менделеевлыларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга аеруча рәхмәт сүзләре җиткерде.
    Җәза үтәү Федераль службасының ТР буенча идарәсе начальнигы урынбасары Эдуард Хиалеев республика Президенты вазифаларын үтәүче Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Менделеевлыларны ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, 1 нче мәктәп укучысы Дмитрий Хәлиуллин да котлады.
    Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, ак күгәрченнәр һавага очырылды, Николай Макаров һәм ветераннар хоры башкаруында "Җиңү көне" җыры яңгырады.
    Район җитәкчелеге, предприятие һәм оешмалар вәкилләре Геройлар аллеясына һәм Мемориалга чәчәкләр салдылар.
    Сәламәтлек саклау ветераны Людмила Норкина иренең әтисе Павел Норкинның исеме уеп язылган урында мәрмәр плитәгә чәчәк бәйләме сала. Людмила Павловна Үлемсез полк сафында аның портреты белән атлый.
    - Павел Васильевич 43 нче елда Ленинград янында һәлак була, - ди ул.
    Бу көнне митингка чыккан һәр менделеевлы Җиңү Солдаты нәселеннән. Татьяна Курятникова танкта янып үлгән абыйсы Николай Логинов истәлегенә обелискка канәфер чәчәкләре куя. Людмила Глущенконың бабасына исән кайту бәхете тия.
    - Минем бабам Пётр Григорьевич Пичугов 1939 елдан хәрби хезмәттә була, сугыш беткәннән соң берничә елдан гына кайта. Әнием, аның кызы Александра Петровнага, җиде яшь булган. Бабай аны ишегалдында очрата һәм сорый: "Кызым, син Пичуговларның хәзер кайда яшәгәнен белмисеңме?" Кыз өенә йөгерә һәм әнисенә әйтә: "Анда ниндидер хәрби кеше сине сорый". Соңрак сөйләвенчә, әтисенә бик озак ияләшә алмый. Аның Кызыл Йолдыз орденын, күпсанлы медальләрен әбисе кызыл мендәрчектә саклый.
    Тыл ветераны Галина Федотова 1945 елның Җиңү көнен әлегедәй хәтерли.
    - Бу хәбәрне без радиодан ишеттек һәм шундый сөендек, сүз белән әйтеп бирү мөмкин түгел иде - шатлык һәм шул ук вакытта күз яшьләре. Без, үсмерләр, Җиңүгә шулай ук өлеш керттек. Дәресләрдән соң бәрәңге, - суган, кишер киптереп, фронтка озата идек, - дип искә ала Галина Яковлевна. - Ә минем абыем Егор Яковлевич Федотов сугыштан кулсыз кайтты.
    Фронтовик улы Рәүф Исмәилов өчен дә Җиңү көне иң кадерле бәйрәм.
    - Әтием Шәрәфетдин Исмәилов политрук була, Сталинград янында, көньяк фронтта хезмәт итә. Бүген илебез, халкыбыз өчен шатлык һәм горурлык көне, - ди ул.
    Менделеев мәйданында оештырылган концерт бәйрәм чараларын дәвам итте, анда социаль яклау идарәсеннән кыр кухнясы, сәүдә мәйданчыклары һәм балалар аттракционнары эшләде. Кич белән традицион ветераннар балы, зур бәйрәм концерты һәм Җиңү салюты булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: