Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган аракы – үлем градусы

Эрегән кар катламы чүп-чар өемнәрен генә түгел, кискен проблеманы да өскә чыгарды: шәһәрдә халык телендә "фанфурик" дип аталган кечкенә шешәләр очрамаган бер генә ишегалды да юктыр. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм сату мәсьәләләре район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева белән әңгәмә өчен сәбәп булды. - Рәмзия Хөсни-мөхәмәтовна, районда ничә сәүдә...

Эрегән кар катламы чүп-чар өемнәрен генә түгел, кискен проблеманы да өскә чыгарды: шәһәрдә халык телендә "фанфурик" дип аталган кечкенә шешәләр очрамаган бер генә ишегалды да юктыр. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм сату мәсьәләләре район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева белән әңгәмә өчен сәбәп булды.

- Рәмзия Хөсни-мөхәмәтовна, районда ничә сәүдә ноктасы алкогольле продукция сата?
- 72 сәүдә ноктасы алкогольле продукция сату белән шөгыльләнә. Бу мәсьәлә район хакимияте, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, Дәүләт алкоголь инспекциясе контролендә. Тикшерү чаралары үткәрелә, ялган аракы сату очраклары ачыкланмады.
- Узган елда, билгеле булганча, сигез менделеевлы суррогатлы аракы эчеп үлде, "алкогольле интоксикация" диагнозы белән 84 кеше үзәк больницага китерелде.
- Составында спирт булган сыеклыклар һәм контрафактлы алкоголь куллану нәтиҗәсендә агулану очраклары булды. Бу әле рәсми мәгълүмат кына, чынбарлыкта зыян күрүчеләр саны тагын да күбрәк. Кызганычка каршы, хәзер күпләр, хәтта уңышлы дип саналучылар да, экономия йөзеннән, составында спирт булган сыеклыклар сатып ала, ә ул шешәләргә нәрсә тутырылганын кем белә? Нәтиҗәдә кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килә, вафат булалар.
- Бу хәлгә ничек йогынты ясарга?
- Россия законнары икеләтә билгеләнештәге спиртлы сыеклыклар сатуны тыймый. Шунлыктан "фанфуриклар", борыч һәм дүләнә төнәтмәләре, төрле техник һәм косметик әйберләр сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Кешеләр, аларның туганнары, якыннары һәм балалары турында уйлагыз. Нинди генә табыш алсаң да, ул кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге бәясенә тормый.
- Менделеевлылар ялган аракы сату мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоннары бармы дип сорыйлар?
- Арзанлы, ялган аракы сату урыннары турында Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә 2-18-59 "кайнар телефоны", башкарма комитетның икътисад бүлегенә 2-10-31 телефоны аша шалтыратып хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск алкоголь Контроль