Ялларыгызны ничек уздырасыз?
978
0
0
Без менделеевлыларга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Отпускларын җәй фасылында гына күзаллаганнар бу чор бар яктан да кулай, чөнки кояш, җылы, соклангыч табигать, диләр. Ә менә матур да, файдалы да ял итә белүчеләр бар микән? Сәламәтлегемне ныгыттым, җиләк җыйдым Эльвера Маслова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты: - Ялым тәмамланырга...
Без менделеевлыларга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Отпускларын җәй фасылында гына күзаллаганнар бу чор бар яктан да кулай, чөнки кояш, җылы, соклангыч табигать, диләр. Ә менә матур да, файдалы да ял итә белүчеләр бар микән?
Сәламәтлегемне ныгыттым, җиләк җыйдым
Эльвера Маслова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты:
- Ялым тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Ике айга якын җыелган вакытның һәр көнен нәтиҗәле үткәрергә тырыштым. Быел сәламәтлегемне ныгыту мөмкинлегенә шатландым - өч атна "Космос" санаторий-профилакториенда дәваландым. Хезмәткәрләрнең яхшы мөгамәләсе, тыныч мөнәсәбәте, үзеңне кунак итеп сизү файдага булды - физик һәм рухи ныгып кайттым.Улларым белән табигать кочагына еш чыктык, Кама буенда балык тоттык. Җиләк җыеп кайнатма запасы әзерләдек. Эш айларында кайбер йорт мәшәкатьләренә кул җитми. Менә шулар белән дә шөгыльләнәм. Көннәреңне ашыкмый гына, үзең теләгәнчә уздыру үзе бер рәхәт.
Су коенырга яратам
Рамил Хәбибуллин, Пенсия фонды хезмәткәре:
- Әле ул бәхет миңа тәтемәде. Отпуск чиратым соңрак. Мин чит илгә чыгып ял итәргә омтылмыйм, барып кайтсаң, бәлкем ошап та китәр иде. Рәсәйнең ял йортларында булырга туры килде. Алай начар димәс идем, ял итү таш чыгару түгел ич. Күбрәк Менделеевскида булам. Бакчабызда эшлибез, бал кортлары тотам. Аларны озакка калдырып китеп булмый, вакытыңны кызганмасаң, күңел биреп тәрбияләсәң, бал савытын буш итмиләр. Җәйге отпускада су коенырга бик яратам. Әлегә шул көннәр турында хыялланырга гына кала.
Чит илләрне күрдем
Роза Нуриәхмәтова, пенсионер:
- Яшем мине "өлкәннәр" арасына кертсә дә, картаерга ашыкмыйм. Һаман да эшлим, ә пенсия акчаларымны ел да чит илгә юлламага туплыйм. 1982 елда Адлерда булдым, беренче тапкыр диңгездә су коендым. Шул вакыттан ул стихиягә мәхәббәтем арта гына бара. Алты тапкыр чит илләрдә ял иттем. Быел икенче тапкыр Египетка бардым. Отельдән 50 метр үтүгә, Кызыл диңгез башлана. Аның суы кеше организмына иң файдалысы диләр. Акваланг белән су төбенә төштем, ул могҗизаны сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел. Каирда мәһшүр пирамидаларны хозур кылдым. Анда ял итүче словаклар, украиннар, поляклар белән аралаштым. Бигрәк тә египетлыларның матур гаилә мөнәсәбәтләре, балаларының тәрбиялелеге сокландырды. Киләчәк ялларымны да шулай уздырырга өметләнәм.
Бакчада эшлим
Фәридә Гәрәева, 7 нче мәктәп педагогы:
- Отпуск көннәремне бакчамда уздырырам. Үзем авыл баласы буларак, җирдә эшләргә яратам. Бакча хезмәтенең тәмен, ләззәтен табып башкарам. Казанда балаларым янында кунакта булдым. Башкалабыз һаман үсә, төзекләнә, тик зур шәһәр ыгы-зыгысыннан тиз туйдым. Туган ягым Балык Бистәсенә туганнарымны күрергә кайтып килергә исәп тотам. Ял да итәм, хатын-кызга йорт тирәсендә дә мәшәкатьләр җитәрлек. Әле ял көннәрем хәтсез генә, аларны яхшы гына уздырырга язсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6100
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.4800
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7300
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5600
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8400
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.4800
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10400
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13500
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84