Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ямалиевча балык шулпасы

    Шәһәрдә балык тоту белән мавыгучы якташыбыз Хәниф Ямалиев ел әйләнәсендә гаиләсен Камадан алып кайткан балык белән сыйлый. Вәсилә Мортазина Мин аның белән урамда таныштым, Хәниф Имаевич дамбадан кайтып килә иде. Алдымда һәвәскәр балыкчы басып торуына аркасына аскан рюкзагын һәм боз вату өчен җайланмасын күрүгә аңлап алдым. Ул 50 елдан артык...

    Шәһәрдә балык тоту белән мавыгучы якташыбыз Хәниф Ямалиев ел әйләнәсендә гаиләсен Камадан алып кайткан балык белән сыйлый.
    Вәсилә Мортазина
    Мин аның белән урамда таныштым, Хәниф Имаевич дамбадан кайтып килә иде. Алдымда һәвәскәр балыкчы басып торуына аркасына аскан рюкзагын һәм боз вату өчен җайланмасын күрүгә аңлап алдым.
    Ул 50 елдан артык балык тоту белән шөгыльләнә. Бу дәвердә тоткан балыгына һәркем көнләшер иде - тонналаган алабуга, судак һәм чуртан. Мавыгуының башы елга буенда урнашкан курейкадагы Ерохин урамында узган балачагына тоташа.
    Буш вакытларын яраткан эшенә багышлый, пенсиягә чыккач, вакыты тагын да арткан.
    - Мине армия чыныктырды, - дип елмая язмабыз герое, Ерак Көнчыгышта танкчы буларак хезмәт иткән елларын искә алып.
    - Химия заводы тәртипкә өйрәтте, - дип өсти хатыны Фәния Габдулловна. - Әлегә кадәр иртә тора, иртәнге сәгатьтә яхшы чиртә дип, эшкә йөргән кебек, һәр көнне диярлек балыкка бара.
    - Балык тотуның бернинди үзенчәлекле сере дә юк. Еллар дәвамында туплаган тәҗрибәм ярдәм итә. Малай чакта Камага балык тотарга еш кына дәрестән кача идек, - ди Хәниф абый.
    Ул аеруча кышкы балык тотуны ярата, чөнки сулыкның бөтен өслеге синең карамакта, теләсә нинди урынын сайлау мөмкинлеге бар. Бер урында озак утырырга яратмый, бер барганда 10-15 тишек бораулый. Тоткан иң зур балыгы турында сорашкач, 70 килограммлы сомның озынлыгын кулларын җәеп күрсәтә.
    Шәһәрдәге балыкчылар өчен кибетләрдә еш була.
    - Кибетләргә кирәк-яракларны яңарту өчен керәм. Балыкчының төп җиһазлары булган борау, палатка, кармак һ.б. ларны күптән алдым инде. Балалар да бәйрәмгә нәрсә бүләк итәргә кирәклеген беләләр. Эре балык тота алмаган чакта да, кармак салып утырудан канәгатьләнү алам. Камага барып кайту минем өчен күңелле шөгыль, - ди Хәниф абый. - Балыкка ялгызым яки дусларым Александр Дьячков һәм Григорий Вавилов белән йөрим. Кама буендагы шәһәрдә яшәп балыкчы булмауны дөрес түгел дип исәплим, - ди Хәниф ага.
    Улы Радик Чаллыда яши, кайвакыт әтисе белән балыкка йөрергә кайта. Уртак шөгыль аларны берләштерә. Әлмәттә яшәүче кызы Гүзәл, оныклары Ләйсән һәм Тимур да бабалары тоткан балыктан еш авыз итә.
    - Гаиләбездә фосфор житмәүгә зарланучы юк, - дип көлә Хәниф абый. - Балыкны төрлечә әзерләп ашыйбыз. Хатыным аны аеруча тәмле кыздыра. Шулпасын бергәләп әзерлибез.
    Хәниф Имаевич "Хезмәт ветераны" һәм "Россиянең почетлы доноры" исемнәрен йөртә.
    Әңгәмәдәшебез балык шулпасы әзерләү рецепты белән бүлеште. Ул хуш исле, өреле ризыкны пешерү серләрен яхшы белә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: