Янгын сүндерүче
86 нчы янгын сүндерү службасы бүлекчәсе командиры вазифасын уңышлы башкаручы прапорщик Евгений Черемныхның биредәге эш стажы 16 ел. ТР Менделеевск районы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы А.Балясов үз кул астында тырышучы хезмәткәр турында: "Сыналган егет, җаваплы һәм ышанычлы", - дип белдерде. Евгений Геннадьевич 1996 елдан янгын сүндерү...
86 нчы янгын сүндерү службасы бүлекчәсе командиры вазифасын уңышлы башкаручы прапорщик Евгений Черемныхның биредәге эш стажы 16 ел.
ТР Менделеевск районы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы А.Балясов үз кул астында тырышучы хезмәткәр турында: "Сыналган егет, җаваплы һәм ышанычлы", - дип белдерде.
Евгений Геннадьевич 1996 елдан янгын сүндерү службасында. Ул Менделеевск районының Полянка авылында туып үсә. Әтисе хуҗалыкта механик, әнисе бухгалтер вазифасын башкарган. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Евгений Әсән совхоз-техникумына укырга керә. Хыялы - хуҗалыкта эшләү. Яшь белгеч беренче хезмәт тәҗрибәсен "Бондюжский" совхозында зоотехник буларак туплый. Эшкә уңган, һөнәрен төптән белүче егетне соңрак "Татарстан" хуҗалыгына баш зоотехник итеп билгелиләр. Авыл тормышында кайнап үскән Евгений монда да сынатмый.
Үзгәртеп кору чорлары күпләрне яңа һөнәр үзләштерергә этәрә. Евгений Геннадьевич 86 нчы янгыннан сак бүлегенә эшкә килә. Дөрес, яңа хезмәткә төшенгәнче җиңел булмый. Тик алдына куйган максатны җиренә җиткереп үтәве, үҗәтлеге белән тиздән коллективта яхшылар рәтенә керә.
Биредә эш зур уяулык таләп итә. Кызганычка каршы, күп очракта кемнәрнеңдер саксызлыгы афәткә китерә. Кызыл әтәч кеше гомере белән дә, мал-мөлкәт белән дә санлашмый. Бүлекчә командиры Е.Черемныхның һәм ут белән көрәшүчеләрнең өлгерлеге, оешканлыгы белән күп бәла-казалар булдырылмый кала.
Евгений тормыш иптәше Марина белән егерме елдан артык бәхетле гаиләдә яши. Өлкән кызлары Олеся әнисенең һөнәр юлын сайлаган - бухгалтер, Элеонора 6 нчы сыйныф укучысы.
Е.Черемныхның фидакарьлеге "Хезмәттә уңышлары өчен" II, III дәрәҗә медальләр, ведомствоның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Спорт уеннарында катнашып та уңышларга ирешә.
Евгений Геннадьевич, тыйнак кеше буларак, үзе турында күп сөйләргә яратмый: "Коллективта ышанычлы, күңел биреп тырышучы команда тупланган. Бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, бер-беребезнең җилкәсен тоеп эшлибез һәм һөнәребезнең кирәкле һәм җаваплы икәнен аңлыйбыз", - ди ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.3900
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш5900
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9500
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август9900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте10700
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11100
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10000
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.11500
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.5900
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
11 май 2022 - 12:28Укучыларның җәйге каникул датасы билгеле 24 май беренче сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне булачак20900
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика