Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы режим чорында менделеевлыларга 30 мең сум штраф салынды

Агымдагы елда янгынга каршы режим 10 апрельдән 17 майга кадәр оештырылды.

Бу чорда менделеевлыларга 30 мең сум штраф салынды, дип хәбәр итә ТР күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм профилактика эшләре буенча районның өлкән инспекторы Радик Мифтахов. Бу чорда барлыгы 40 рейд үткәрелде. Патруль барышында коры үлән һәм чүп чар яндыруның 15 очрагы теркәлде. Кагыйдә бозу фактлары буенча гражданнарга 30 мең сум күләмендә штраф түләтү өчен административ беркетмәләр төзелде. Әңгәмәдәшче сүзләренчә, бу уңайдан халык арасында һәм массакүләм матбугат чаралары аша профилактик эшләр алып барылды.

– Корыган үләннәрне һәм чүп-чарны яндырмавыгызны үтенәбез, экологияне саклагыз һәм янгыннар өчен шартлар тудырмагыз. Гадәттән тыш хәлләр булганда кичекмәстән коткару хезмәтенең 01, 101, 2-16-76 телефон номерларына шалтыратыгыз», – дип белдерде Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев