Яраткан укытучы, яраткан әни
Педагогик эшчәнлек ветераны, халык мәгарифе отличнигы И.Габдуллина шушы көннәрдә олуг юбилеен билгели. Ул Бөгелмә районы Татар Кандызы авылында туган. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе балалар тәрбияли, хуҗалык эшләрендә мәшгүль була. Сугыш башлангач әтисен армиягә алалар. Ильмира 1942 елда туган кыз. Башка күп кенә замандашлары кебек, ул да әтисен хәтта фотосүрәттә...
Педагогик эшчәнлек ветераны, халык мәгарифе отличнигы И.Габдуллина шушы көннәрдә олуг юбилеен билгели.
Ул Бөгелмә районы Татар Кандызы авылында туган. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе балалар тәрбияли, хуҗалык эшләрендә мәшгүль була. Сугыш башлангач әтисен армиягә алалар. Ильмира 1942 елда туган кыз. Башка күп кенә замандашлары кебек, ул да әтисен хәтта фотосүрәттә дә күрмәгән. Фронтта һәлак булган әтисе һәм ялгызы җиде баланы аякка бастырган әнисе турында хатирәләрне гомере буе кадерләп саклый ул. Аның барлык эш - гамәлләре ирекле һәм ирексез рәвештә туганнарының өметен аклау, намус белән лаеклы яшәүгә багышлана.
Кыз кечкенәдән белем алырга омтыла. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, Юраш мәктәбендә укыта башлый. кияүгә чыкканнан соң Ильмира Габдрахмановна гаиләсе белән Менделеевскига күчеп килә. 1970 елда 4 нче мәктәп коллективына килә, анда дүрт дистә ел буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы була. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, халык педагогикасына нигезләнеп балаларны төрле яклап камилләштерү И.Габдуллина эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре була. Дәресләрендә һөнәри осталык һәм үзенчәлекле алымнар куллана. Ильмира Габдрахмановна тел һәм әдәбият ярдәмендә татар халкының милли традицияләрен, мәдәниятен үстерүдә үзеннән өлеш кертә.
Юбилярның педагогик эшчәнлеге почетлы билгеләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә. Аның шәкертләре республика олимпиадалары, конкурсларында җиңүчеләр була. Ильмира Габдрахмановна милли мәгариф һәм тәрбия буенча директор урынбасары булып уңышлы эшли, мәктәпнең профсоюз оешмасын җитәкли, яшь белгечләргә остаз була.
Тактлы, югары культуралы педагогны укучылар ихластан яраталар. Бүгенге көндә дә аны рәхмәт сүзләре белән искә алалар.
Безнең язмабыз герое тормышында гаилә һәрвакыт әһәмиятле роль уйный. Ире Камил, балалары Илфат һәм Индира турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтә ул. Бүгенге көндә Ильмира Габдрахмановнаның бөтен уйлары, өметләре газиз оныклары, оныкчыкларына багышлана, алар өчен ул изге күңелле, кунакчыл, яратучы дәү әни дә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 15:59«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә фитобар барлыкка килде Проект организмны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.2700
-
27 гыйнвар 2021 - 10:42Песәйдә укучылар Бөек Ватан сугышы чорын искә алдылар 2 нче февраль — Сталинград сугышы тәмамланган көн.3800
-
27 гыйнвар 2021 - 10:41Песәйлеләр Кукмарада «Итекле хоккей» районара турнирында катнаштылар — Хоккей уенын балачактан яратам, тик кайчандыр үзең бу уенда катнашырсың дисәләр, кычкырып көләр идем, — дип яза Песәйдән Фирдәвес Рәхмәтуллина. —Моңа кадәр хыялда гына булган теләк 25 нче гыйнвар көнне чынга ашты.2700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.4800
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.4300
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.9300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка» Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика