Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан Ватаныбыз өчен

Календарьда 9 декабрь - истәлекле дата - Ватан Геройлары көне. Бүген без газета укучылар игътибарына тарихи документ - Советлар Союзы Герое Павел Григорьевич Фроловның хатирәләрен тәкъдим итәбез. Ул 1946 елның 9 маенда язылган. Хатирәләрне Карпов исемендәге химзаводның элеккеге директоры Николай Иванович Тимкин язып алды. Кулъязма завод музеенда саклана, бастыру өчен...

Календарьда 9 декабрь - истәлекле дата - Ватан Геройлары көне.
Бүген без газета укучылар игътибарына тарихи документ - Советлар Союзы Герое Павел Григорьевич Фроловның хатирәләрен тәкъдим итәбез. Ул 1946 елның 9 маенда язылган. Хатирәләрне Карпов исемендәге химзаводның элеккеге директоры Николай Иванович Тимкин язып алды. Кулъязма завод музеенда саклана, бастыру өчен аны музей директоры Наталья Потапова тапшырды.
Мин армия сафларында хәрби юлымны Сталинград шәһәреннән башладым һәм Берлин стенасы янында тәмамладым. Дошман явыз, мәкерле һәм көчле булды, ләкин безнең сугышчылар бу яуда совет халкының язмышы хәл ителүен белде: аның тарихы артка, кирегә, коллыкка китәчәкме яисә яңа иҗади үсеш таңынамы. Менә шуның өчен без дошманның һәр һөҗүменә икеләтә һөҗүм белән җавап бирдек. Кайвакыт бер секундка чикне ала, уза алмабыз кебек тоелган вакытлар булды. Әмма кешеләр бер генә юл булуын белделәр, аңладылар - алга! Һәм җиңә алмаслыкны җиңделәр.
Һөҗүм итә-итә, без Одер елгасына якынлаштык. Су чиген үтеп, Көнбатыш ярдагы плацдармны яулап алу бурычы куелды. Дошман кискен каршы торды. Фронтның безнең часть урнашкан зур булмаган участогында гына немецлар безне елгага кертмәс өчен барлык хәрби арсеналларын эшкә җиктеләр. Артиллерия һәм миномёт батареялары, "мессершмитлар" пулемёт уты ачтылар, бомбардирчылар һөҗүм иттеләр.
- Ирекле илебез өчен, Сталин өчен алга, - дигән өндәү яңгырады. Барлык сугышчылар һәм командирларның теләге бер булды - дошманны җиңү.
Бу операциядә мин дивизия коралларының утлы взводы белән командалык иттем. Минем алда дошманның миномётлы батареясын бастырып, безнең миномётчыларга каршы як ярга йөзеп чыгу мөмкинлеге бирү бурычы торды. Моннан тыш, өч корал белән үземә дә елганы кичәргә, ә теге як ярда мотоукчыларның елга кичүен ут белән тәэмин итәргә кирәк иде.
Елгага якынлашып, без тиз генә борылдык һәм дошман миномётларын залплар белән тынарга мәҗбүр иттек. Безнең арттан күпер буйлап гвардиянең орудие командиры өлкән сержант Котиков елганы кичә башлады, бу вакытта гвардиянең өлкән сержанты Кудряшов, орудиесе белән ут ачып, кичү юлын каплады. Безнең артиллеристларның мотоукчылар белән үзара дөрес бәйләнеше Одерны кичү бурычын үтәү мөмкинлеге бирде.
Көнбатыш ярда да кискен бәрелешләр булды. Әмма сугышчылар, безнең урамда озакламый бәйрәм булачагын истә тотып, һөҗүмгә кыю атладылар. Торак пунктларда һәр йорт, һәр чардак өчен сугыш барды. Нык каршы тордык һәм җиңдек.
Сугыш артта калды. Халкыбыз Җиңү көнен хезмәт уңышлары белән каршылый.
Биографик белешмә
Павел Григорьевич Фролов 1909 елда Казанда туа. Сугыш башланганда ул Бондюг ит-сөт җитештерү заводында директор булып эшли. Броне булса да, П.Фролов фронтка чакыруларын таләп итә. 1942 елның апрелендә үзе теләп сугышка китә. Одерны кичкәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлеге өчен Герой исеме ала. Павел Григорьевич хатирәләрендә үзенең беренче өзлексез атуы һәм бомбага тотуы белән взводын Одерның сул ярына йөзеп чыгуда тиз арада һөҗүмгә күчеп, безнең сугышчыларга елганы кичүдә булышлык итүе турында сөйләми. Бәрелешләрдә каты яралана, бүләкләнүе турында госпитальдә белә.
Сугыштан соң Карпов исемендәге химзаводта эшли, гражданлык оборонасы штабын җитәкли. 1991 елның сентябрендә вафат була. Геройны соңгы юлга менделеевлылар гына түгел, Казан танк училищесының тынлы оркестры һәм курсантларының почётлы каравылы да озата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Ватан геройлары кљненђ