Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ярдәм кулы суз

    Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хәйрия акцияләре уза.

    Бу атнада социаль хезмәткәрләр үз кул астындагыларга «Ярдәм кулы суз» акциясен үткәрделәр.

    Акциянең максаты – игътибар, кайгырту һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү.

    Бүлекчә хезмәткәрләре инвалидларга өй җыештырырга булыштылар, аларның идәннәрен юдылар.

    Акциядә катнашучылар игелекле эшләреннән канәгать калдылар, чөнки сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә үзләренең җәмгыятьтә кирәклеген тою мөһим.

    Фото "Өмет яры" үзәге архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: