Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ярдәм порталы карантиндагы уңайлы тормыш өчен

    Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын ачты.

    Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантинда булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

    Yardam.ru сайтындагы мәгълүмат ихтыяҗның төрле төрләренә һәм тормыштагы вазгыятькә карап (әзер ризык, азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар элемтәсе, белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек өчен сервислар) төркемләнгән.

    Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вазгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган. "Без тәкъдимнәр каталогын даими киңәйтергә ниятлибез һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз», - дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

    Хәзерге вакытта Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла. Татарстанның товар белән тәэмин итүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләре (моңа шәхси һәм дәүләт учреждениеләре дә керә) барлык блокларда да бар. Yardam.ru порталына кушылу өчен сайтта мөмкинлек каралган. Тәкъдимнәрне yardam@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: