Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, катлаулы эпидемиологик хәл чорында халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте булдырылды.

Проектка республика районнары да кушылды. Безнең районда мохтаҗ кешеләр 598 азык-төлек җыелмасы алды.

Валерий Чершинцев аларны пенсионерлар Тамара Ишмуратовага һәм Раиса Сәмигуллинага да тапшырды.

– Мин республика җитәкчелегенә халыкны яклаулары өчен рәхмәтлемен. Продуктлар җыелмасының барысы да менделеевлыларга ирештерелде. Волонтёрлар шәхси яклау средстволары – медицина битлекләр һәм антисептиклар кулланып эшләделәр. Ярдәмнәре өчен аларга рәхмәт, – ди В.Чершинцев.

Азык-төлек җыелмасын әти-әниләренең берсе алимент түләүдән баш тартучы, җан башына керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр, опека һәм попечительлек буенча бурычларын түләүсез башкаручылар, керемнәре яшәү минимумыннан ким булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар, үзмәшгульләр яисә кризистан зыян күргән тармаклардагы шәхси эшмәкәрләрнең балалары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев