Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ярминкә – көз билгесе

    Алтын көз көнендә узган шимбәдә "Юность" РМЙ янындагы мәйданда аграр ярминкәләр старт алды. Авыл хуҗалыгы продуктларын беренче көзге сату - бу аграрийларның алынган уңышны үзенчәлекле тәкъдим итүе. Мини-базарда "Нигъмәтҗанов", "Мәхмүдов", "Харитонов", "Хәйриев" крестьян-фермер хуҗалыклары, "Кама" колхозы", "Алтын башак" ҖЧҖ, "Васильев" һәм "Сәгыйтов" шәхси ярдәмче хуҗалыклары үз хезмәтләренең җимешләре белән сату...

    Алтын көз көнендә узган шимбәдә "Юность" РМЙ янындагы мәйданда аграр ярминкәләр старт алды.

    Авыл хуҗалыгы продуктларын беренче көзге сату - бу аграрийларның алынган уңышны үзенчәлекле тәкъдим итүе. Мини-базарда "Нигъмәтҗанов", "Мәхмүдов", "Харитонов", "Хәйриев" крестьян-фермер хуҗалыклары, "Кама" колхозы", "Алтын башак" ҖЧҖ, "Васильев" һәм "Сәгыйтов" шәхси ярдәмче хуҗалыклары үз хезмәтләренең җимешләре белән сату итте. Хуҗалыклар шәһәр халкын ашлык белән куандырды: солы, арпаның килограммы җиде сумнан, бодай - 8, арыш - 6, борчак - 10 сум.
    Авыл хезмәтчәннәре ашлыктан тыш сарык ите - 280, бәрәңге - 10, кәбестә - 8 сумнан, балның килограммын 250 сумнан саттылар. Теләгән кешегә сөтнең 1,5 литрын 50 сумнан, каймак - 200, эремчекнең килосын 100 сумнан сатып алу мөмкинлеге бирелде.
    Менделеевлыларны яшелчәнең мулдан булуы гаҗәпләндерде. "Звёздное" ҖЧҖ суган, кишер, чөгендерне 15-16 сумнан, кәбестә һәм бәрәңгене 10 сумнан тәкъдим итте. Сатучылар аңлатуынча, яшелчәләрне Сарман районыннан, бәрәңгене Удмуртиядән китергәннәр.
    Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Фәүзәт Мөфтиев әйтүенчә, продукция бәяләрен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән.
    - Ике көндә барлыгы тугыз тонна ашлык, 5,5 тонна яшелчә сатылды. Менделеевск халкының ихтыяҗын исәпкә алып, ярминкәләрне ешрак оештырачакбыз, көннәр салкынаюга, аграр комплекс хезмәткәрләре сыер һәм дуңгыз ите белән дә киләчәк, - диде Ф.Мөфтиев.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: