Ярты гасыр иңгә-иң куеп
Трапезниковлар гаиләсе бүген бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үтә. Яшь пар Алабуга районының ЗАГС бүлегендә никахлаша. Андагы хезмәткәрләр гаҗәпкә кала: кәләш һәм кияү егете бер үк фамилиядә. Владимир һәм Валентина туып-үскән Поспелово авылында Трапезниковлар бик күп була, шуның өстенә алар туган түгел. Әнисе армия хезмәтеннән кайткан улына авылның тыйнак...
Трапезниковлар гаиләсе бүген бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үтә.
Яшь пар Алабуга районының ЗАГС бүлегендә никахлаша. Андагы хезмәткәрләр гаҗәпкә кала: кәләш һәм кияү егете бер үк фамилиядә. Владимир һәм Валентина туып-үскән Поспелово авылында Трапезниковлар бик күп була, шуның өстенә алар туган түгел.
Әнисе армия хезмәтеннән кайткан улына авылның тыйнак хезмәт сөючән кызына игътибар итәргә тәкъдим ясый. Владимир аның киңәшен тыңлый һәм үкенми.
- Мин шундый мизгелгә игътибар иттем. Әнисе бер кочак утын күтәреп килә, Валя шунда ук аның каршысына барып, йөкне үзенә ала. Мин мондый кыз тормыш иптәше булырга кулай дигән фикергә килдем һәм озак уйлап тормый аңа тәкъдим ясадым.
Валентинага сайларга кирәк була: пединститутта укуын дәвам итәргәме, әллә милиция мәктәбе юлламасы буенча иренә ияреп китәргәме? Мәхәббәт хисләре көчлерәк була. Башлангыч чорда 18 яшьлек кызга милиционер хатыны булу җиңел бирелми.
- Дөрес, аңа бала белән көн буена берүзенә җиңел булмагандыр, мин иртәдән кичкә кадәр службада, - дип искә ала Владимир Иванович. - Әмма без бер-беребезгә ияләшү чорын үтеп, үзара аңлаштык.
В.Трапезников эчке эшләр органнарында 31 ел хезмәт итә, шуның чирек гасыры - дәүләт автоинспекциясендә. Гомере буена актив тормыш позициясе алып бара, закон бозучыларга, җәмгыятьнең җитешсезлекләренә түзеп тормау хас аңа. Валентина Ивановна һәрвакыт булдыклы иренең күләгәсендә - оялчан, тыйнак, аз сүзле. Әмма нәкъ менә ул дистә еллар буена аның ышанычлы тылы, йортта уңайлылык һәм тәртип булдыручы.
- Аның кебек кайгыртучан ир һәм ата дөньяда юктыр, - дигән фикердә хатыны. - Ул өйгә кайтканчы мин йокларга ятмый, тәрәз каршында көтә идем.
Бүгенге көндә дә ул эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе, район советы ветераннары әгъзасы буларак районның иҗтимагый тормышында кайнаучы ирен шулай ук көтә. Владимир Иванович өчен тормышта иң мөһиме - тугрылыклы хатының көтү һәм өй түрендә яраткан пилмәннәре булган табынның ризыкка мул булуы.
50 ел буена алар кулга-кул тотынып, иңгә-иң куеп, оптимизм һәм киләчәккә ышанычны югалтмый тормыш буйлап бергә атлыйлар, чөнки мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен саклап кала алганнар.
Ольга Смирнова
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12500
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14200
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12100
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.14200
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11700
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10600
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.11000
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика