Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь архитекторлар «Ушков утраулары» паркының концепциясен эшләячәк

Менделеевскида ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман кураторлыгындагы «Марш» язгы мәктәбе» яшь архитекторлар төркеме булып китте. Кунаклар эш сәяхәте кысаларында район башлыгы Валерий Чершинцев озатуында «Ушков утраулары» паркы территориясен карадылар. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать мәйданчыгын төзекләндерү эшләре узган елның җәендә башланды. Территориядә чыршылар утыртылды, брусчаткадан юллар салынды, эскәмияләр урнаштырылды һәм яктырту үткәрелде....

Менделеевскида ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман кураторлыгындагы «Марш» язгы мәктәбе» яшь архитекторлар төркеме булып китте.
Кунаклар эш сәяхәте кысаларында район башлыгы Валерий Чершинцев озатуында «Ушков утраулары» паркы территориясен карадылар. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать мәйданчыгын төзекләндерү эшләре узган елның җәендә башланды. Территориядә чыршылар утыртылды, брусчаткадан юллар салынды, эскәмияләр урнаштырылды һәм яктырту үткәрелде. Районның баш архитекторы Илдар Миңнемөхәммәтов сүзләренчә, биредә ике үзәк керү урыны, парк зонасына машина белән керү юлы, автомобильләр өчен парковка булачак. Яр буе төзекләндереләчәк, шәһәр предприятиеләрен сурәтләүче эскәмияләр куелачак, шәһәрлеләрнең актив ялы өчен роллердром, велосипед юлы төзү каралган.
Яшь архитекторлар мәктәбе тьютеры Маргарита Леонова билгеләгәнчә, Менделеевскиның әлеге күләмле проектны тормышка ашыру өчен потенциалы зур. Ул «Ушков утраулары» янәшәсендә тарихи биналар урнашуы, мисал өчен, туган якны өйрәнү музее, Тойма елгасы белән уникаль, ә борынгы корылмаларны үзгәртеп корырга һәм заманча Арт-хаус зона төзергә була.
- Без Менделеевск районына сәяхәтебездән канәгать, һәм «Ушков утраулары» проектын бик рәхәтләнеп тормышка ашырачакбыз, - диде ул. - Парк шәһәрлеләр һәм кунакларның яраткан ял итү урынына әйләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары "Ушков утраулары"

2
X