Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Яшь менделеевлыларга паспортлар тапшырылды

    Бу вакыйга мөһим сәяси вакыйга - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан булды. Егетләр һәм кызларны башкарма комитет җитәкчында актив булуларын, гражданлык хокуклары һәм бурычларын белүләрен теләделәр. 24 яшь менделеевлы төп документ белән бергә РФ Конституциясен, «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсеннән истәлеле бүләк алдылар. - Без бары тик алга...

    Бу вакыйга мөһим сәяси вакыйга - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан булды.

    Егетләр һәм кызларны башкарма комитет җитәкчында актив булуларын, гражданлык хокуклары һәм бурычларын белүләрен теләделәр.

    24 яшь менделеевлы төп документ белән бергә РФ Конституциясен, «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсеннән истәлеле бүләк алдылар.

    - Без бары тик алга барырга һәм үзебез артыннан башкаларны ияртергә, изге эшләребез белән район һәм республика данын арттырырга вәгъдә итәбез, - диде җавап сүзендә 1 нче мәктәп укучысы Алина Анисян.

    Песәй мәктәбе шәкерте Эмиль Хәбибуллинның шатлыгын сыйныф җитәкчесе Фирдәүс Рәхмәтуллина уртаклашты.

    - Паспортны тантаналы төстә алуы күңелле, - дип билгеләде ул, - балаларның исендә озакка калыр.

    «Ля-ля-фа», «Скрипунелла» һәм «Баян төймәләре» ансамбльләре җыелганнарга иң яхшы музыкаль номерларын бүләк иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: