Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Яшь менделеевлыларга паспортлар тапшырылды

    Туган якны өйрәнү музееның Хәрби дан залында Мендеелеевскиның сигез укучысына Россия Федерациясе паспортын тапшыру тантанасы узды. Чара РФ, ТР гимннарын тыңлаудан башланды. Истәлекле вакыйга белән үсмерләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров сәламләде, кызлар һәм егетләрне район, республика һәм илебезнең лаеклы гражданнары булырга өндәде. Константин Геннадьевич Россия ФМСИ Менделеевск...

    Туган якны өйрәнү музееның Хәрби дан залында Мендеелеевскиның сигез укучысына Россия Федерациясе паспортын тапшыру тантанасы узды.

    Чара РФ, ТР гимннарын тыңлаудан башланды.

    Истәлекле вакыйга белән үсмерләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров сәламләде, кызлар һәм егетләрне район, республика һәм илебезнең лаеклы гражданнары булырга өндәде.

    Константин Геннадьевич Россия ФМСИ Менделеевск районы буенча территориаль бүлеге начальнигы Елена Алиева белән берлектә яшь гражданнарга паспорт, ТР Конституциясен тапшырды.

    Укучылар Россиянең яшь гражданнары анты белән бергә яхшы укырга, эш-гамәлләре белән җәмгыятькә лаеклы кешеләр булырга сүз бирделәр.

    14 яшьлек Алена Кармаенкова яңа документ белән бергә хәзер аларның хокуклары булу белән бергә бурычлары да өстәлүен, киләчәктә тагын да яхшырак укырга, хыялларын чынга ашыру өчен зур тырышлык куярга кирәклеген әйтте.

    Котлауларга район мәгариф Идарәсе начальнигы Дмитрий Сапожников, 2 нче мәктәп укытучысы Елизар Самохин кушылдылар.

    Чараны Галия Пшембаева башкаруында Россия турында җыр бизәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: