Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәү мәгънәсе – эшендә һәм гаиләсендә

Ольга Смолькова Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, "Иң яхшы укытучы" гранты иясе Гөлфирә Хәмәтовна Кашапова алтын юбилеен билгели. Ул Бәзәкә авылында күп балалы гаиләдә туган. Сугыш михнәтләрен татыган әтисе шофер булып хезмәт куя. Әнисе үзен хатын-кызларга хас булмаган һөнәргә - механизатор булып эшләүгә багышлый. Әти-әниләре балаларын халык традицияләренә...

Ольга Смолькова
Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, "Иң яхшы укытучы" гранты иясе Гөлфирә Хәмәтовна Кашапова алтын юбилеен билгели.
Ул Бәзәкә авылында күп балалы гаиләдә туган. Сугыш михнәтләрен татыган әтисе шофер булып хезмәт куя. Әнисе үзен хатын-кызларга хас булмаган һөнәргә - механизатор булып эшләүгә багышлый. Әти-әниләре балаларын халык традицияләренә нигезләнеп тәрбияләргә омтылалар. Кечкенәдән хезмәт сөючән булырга, өлкәннәргә хөрмәтле, гадел, намуслы, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә өндиләр. Сәлимуллиннарның биш баласы да югары педагогик, медицина белемле һәм һөнәрләренә тугрылыклылар.
Гөлфирә сабый чактан кызыксынучан булуы белән аерыла, аны кызыклы, яңа һәр нәрсә җәлеп итә. Күп укый, халык җырларын йотылып тыңлый, Кама буе һәм әйләнә-тирәнең матурлыгына соклана. Рус, татар, немец теле фәннәрен яратып үзләштерә. Мәктәптән соң Алабуга педагогия институтына керә. Г.Кашапованың педагогик эшчәнлеге 4 нче мәктәптә башлана, ул монда 25 елдан артык хезмәт куя.
Укытучы хезмәте - фидакарьлек һәм каһарманлык ул. Максатка ирешү өчен һөнәри осталык һәм иң яхшы кешелек сыйфатлары таләп ителә. Коллегалары фикеренчә, Гөлфирә Хәмәтовна талантлы педагог. Укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, конкурсларда җиңүе шул турыда сөйли. Аның киң һәм ихлас күңеллелеге коллегалары, укучылар, әти-әниләрнең хөрмәтен яулаган. Алар мөгаллимнең аңлый белүенә һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзерлегенә ышаналар.
Гөлфирә Хәмәтовна - бәхетле ана, ире Фердинат белән 25 ел иңгә-иң куеп яшәү дәверендә ике ул үстерәләр. Эльмир - программист, Чаллыда эшли, Эльвир тугызынчы сыйныфта укый. Әниләре алар өчен иң якын кеше, чөнки гаиләсе һәм яраткан эше - Гөлфирә Хәмәтовна өчен яшәү мәгънәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск