Яшәү мәгънәсе – гаиләдә
Халыкара гаилә көне уңаеннан газета редакциясе "Минем гаиләм" исемле фотоконкурс игълан итте. Иң беренче булып бәйгедә катнашучылар исәбендә - төп менделеевлы, газетабызны даими укучы Созоновлар гаиләсе. "Гаиләм - минем тормышым", - ди Эльвира Мөбәрәкҗановна, Карпов исемендәге химия заводы ветераны. 40 еллык гомуми хезмәт стажының 25 елын ул әче күкертле барий...
Халыкара гаилә көне уңаеннан газета редакциясе "Минем гаиләм" исемле фотоконкурс игълан итте.
Иң беренче булып бәйгедә катнашучылар исәбендә - төп менделеевлы, газетабызны даими укучы Созоновлар гаиләсе.
"Гаиләм - минем тормышым", - ди Эльвира Мөбәрәкҗановна, Карпов исемендәге химия заводы ветераны. 40 еллык гомуми хезмәт стажының 25 елын ул әче күкертле барий җитештерү цехында инженер технолог булып эшләүгә багышлаган. Карпов химия заводында слесарь булып утыз елдан артык эшләгән тормыш иптәше Виталий Александрович та шундый фикердә.
Эльвира һәм Виталий яшь чагында бер-бер артлы бәхет эзләп чит җиргә китәләр. Өйләнешкәннән соң берникадәр вакыт Волгоград өлкәсендә яшиләр, аннан кире кайтырга ниятлиләр. Эш сөючән, яшь гаилә балаларын үзләре үрнәгендә мөстәкыйльлеккә, үз эше өчен җаваплылык тоярлык итеп тәрбияләргә омтылалар.
- Тату яшәдек, һәрвакыт бер-беребезне ярты сүздән аңладык, - дип сөйли Э.Созонова. - Балаларыбыз да итагатьле, игелекле булдылар, мәктәптә укыганда алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары әле дә саклана.
Кызлары Марина, колледж, институт тәмамлый, хәзер саклык банкында эшли. Уллары Александр Балтыйк буе флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, училище тәмамлый, производствода эшли, хатыны белән ике ул үстерә. Созоновларның өч оныклары бар. Өлкәне, Руслан Усманов, Маринаның улы - аларның аеруча зур горурлыгы. Бүгенге көндә армиядә, Калининградта диңгез пехотасында хезмәт итә. Кызыл мәйданда булган Җиңү парадында катнаша. Руслан һәр көнне телефоннан шалтыратып тора, аның өчен борчылмауларын үтенә.
Туган көннәр, бәйрәм һәм истәлекле даталарны гаилә мул табын янында җыелып үткәрә. Әниләр көне Созоновлар өчен кадерле бәйрәм. Яраткан хатын, ана һәм әби рольләрен берләштергән ханым - гаиләнең йөрәге. Нәкъ менә ул 39 ел буена якыннары, туганнары иминлеге сагында. Аның тырышлыгы бушка китмәгән. Балалары һәм оныклары әти-әниләренең ярдәмен, кайгыртуын тоеп яши, аларны сөендерергә һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калырга омтылалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте6600
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август6800
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте7800
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды7600
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.7500
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.7600
-
17 май 2022 - 12:01Менделеевскида «Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы уза Чара 18 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.8400
-
17 май 2022 - 10:47Менделеевлы Александр Грязнов Казан марафонында үз көчен сынап карый Спортсменнар 21,1 чакрым йөгерә.8600
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.14900
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез16100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.19900
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде19800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика