Яшелчә рапсодиясе

Бәйгедә чираттагы катнашучыбыз Песәй авылыннан Зөлфия Шакирова кызыклы яшелчәләр командасын алып килгән. Язын Зөлфия биш чиләк бәрәңге утыртса, шушы көннәрдә 20 не казып алган. Бәрәңгеләр барысы да сайлап алынган кебе эреләр. Орлык өчен базарда бер әбидән сатып алган, нинди сорт, тәмлеме юкмы икәнен дә сорамаган булган. Сатып алынган орлык бәрәңгесе...
Бәйгедә чираттагы катнашучыбыз Песәй авылыннан Зөлфия Шакирова кызыклы яшелчәләр командасын алып килгән.
Язын Зөлфия биш чиләк бәрәңге утыртса, шушы көннәрдә 20 не казып алган. Бәрәңгеләр барысы да сайлап алынган кебе эреләр. Орлык өчен базарда бер әбидән сатып алган, нинди сорт, тәмлеме юкмы икәнен дә сорамаган булган. Сатып алынган орлык бәрәңгесе яхшы булып чыккан, ул бик тәмле. Калган яшелчәләр дә уңган, бу турыда аларның размерлары һәм авырлыгы сөйли. Мисал өчен, чөгендер - 900 грамм, борыч - 330, сарымсак - 100, суган - 220.
Алмалар тарихы да кызыклы. Күршедәге бабай Зөлфиянең улын тәмле алмалар белән сыйлаган. Әнисе берничә төшне чүлмәккә утырткан. Бу Яңа ел алдыннан иде, ул вакытта гаилә Салаушта яшәде. Язга үсентеләр үсеп чыкты, хәзер алмагач тәмле алмалары белән сөендерә. Аларны кечкенә кызы Элиза ярата. Хуҗабикәгә бакча эшләренә балалары һәм бертуганының балалары Азалия һәм Диләрә Әхмәтшиннар да ярдәм итә. Селфида катнашучыларның кулларында кызыклы экземплярлар: йодрыкка охшаган кишер, бәрәңге бүлбесе йөрәккә охшаган һәм "Афәрин!" билгесен күрсәтүче кечкенә генә баклажан.
"Табигатьнең могҗизалы бүләге" бәйгесе дәвам итә. Ә сез башкаларны нинди үстерелгән уңышларыгыз белән шаккатыра аласыз!?
Языгыз, шалтыратыгыз, килегез!!!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли6700
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.9100
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш11000
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте13100
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август13800
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14900
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.5800
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.7900
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.19500
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18900
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.16600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика