Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Яшеллекне харап иттеләр

    Узган атнада Менделеевск урамнарында корыган, йортлар тирәсенә якын утыртылып хәзер кыенлыклар тудырган карт агачларны кисү оештырылды. Тик редакциягә шалтыраткан шәһәрлеләр ишегалдында гөрләп үсеп утырганнарын да юкка чыгару турында борчылып сөйләделәр. Профсоюз урамында яшәүче химия заводы ветераны Раиса Тарасова тирә-юньне бизәп торучы ике юкәнең "башына җитүләрен" белдерде. "Дистә еллар үскән агачны...

    Узган атнада Менделеевск урамнарында корыган, йортлар тирәсенә якын утыртылып хәзер кыенлыклар тудырган карт агачларны кисү оештырылды. Тик редакциягә шалтыраткан шәһәрлеләр ишегалдында гөрләп үсеп утырганнарын да юкка чыгару турында борчылып сөйләделәр.
    Профсоюз урамында яшәүче химия заводы ветераны Раиса Тарасова тирә-юньне бизәп торучы ике юкәнең "башына җитүләрен" белдерде. "Дистә еллар үскән агачны күз ачып йомганчы юк итү бик авыр тәэсир калдырды," - ди ул.
    Беренче мәктәптә күп еллар биология фәнен укытучы Сафура Гафиятуллина Химиклар урамының 6 нчы йортында яши.
    - Якшәмбе көнне безнең ишегалдында вәхшилек кылынды, моны башкача атап булмый. Ишегалдында егерме елдан артык үскән агачны төбеннән кистеләр. Йортта яшәүчеләр икенчесен коткарып калдылар. "Комфорт Успех+" хезмәткәрләре гамәлләренә бернинди аңлатма бирә алмадылар, алар аек та түгел иде.
    Агач кисү җиңел уйлап эшләнергә тиеш түгел. Утырткан үсентеләр тиешле тәрбия күрмиләр, тернәкләнеп китә алмыйлар, үскәнен саклый белмибез, - дип ачынып сөйләде Сафура Бакиевна.
    Службалар шәһәрлеләрнең үтенеченә, борчылуына колак салырлар диясе генә кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: