Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр күзлегеннән тиз очрашуларның өстенлеге

М шәһәре яшьләре Гашыйклар көнендә "Тиз очрашулар - Speed datinq" яңа проектында катнаштылар һәм аның өстенлеген бәяләделәр. Чараны ЗАГС бүлеге белән берлектә яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе оештырды. Җыелганнарны яшьләр эшләре идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Гриненко сәламләде. Барлык катнашучылар бердәй тигез социаль төркемнәрдән сайлап алынды, яшь чикләүләре кертелде. Һәркемнең капма-каршы...

М шәһәре яшьләре Гашыйклар көнендә "Тиз очрашулар - Speed datinq" яңа проектында катнаштылар һәм аның өстенлеген бәяләделәр. Чараны ЗАГС бүлеге белән берлектә яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе оештырды.
Җыелганнарны яшьләр эшләре идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Гриненко сәламләде.
Барлык катнашучылар бердәй тигез социаль төркемнәрдән сайлап алынды, яшь чикләүләре кертелде. Һәркемнең капма-каршы җенес вәкилләре белән тет-а-тет 10-15 очрашуы булды. Кызлар номерлы өстәлләр янында урын алды. Егетләр һәр 3-7 минут саен бер кыз яныннан икенчесенә күчеп утырдылар. Кунаклар бу очрашулардан әңгәмәдәшче турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, турыдан-туры контактлар алмаштылар.
Программага шулай ук Изге Вәли көне уңаеннан иң яхшы музыкаль котлаулар кертелде, интерактив мәйданчык - М шәһәре яшьләре оешмасыннан фото-зона эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Тиз очрашу