Яшьләрнең дәртле чагы
627
0
0
"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган чара уздырылды. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин яшь буынга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.- Яшьлек - дөньяны үзгәртүгә сусау вакыты. Шәһәрнең киләчәге яшьләр белән бәйле. Барлык башлангычларыгыз уңышлы булуын, планнарыгызның гамәлгә ашуын, бәхет, мәхәббәт телим.Рөстәм Зиннурович Азат Тимергалиев, Рәйхан Сабирҗанов,...
"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган чара уздырылды.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин яшь буынга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.- Яшьлек - дөньяны үзгәртүгә сусау вакыты. Шәһәрнең киләчәге яшьләр белән бәйле. Барлык башлангычларыгыз уңышлы булуын, планнарыгызның гамәлгә ашуын, бәхет, мәхәббәт телим.Рөстәм Зиннурович Азат Тимергалиев, Рәйхан Сабирҗанов, Татьяна Метшинага яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чаллы шәһәре артистлары яшьләр өчен мавыктыргыч шоу-программа әзерләделәр. Автошәһәр ди-джее катнашында дискотека менделеевлыларга музыка, бию, аралашу нәтиҗәсендә күңел күтәренкелеге, уңай тәэсир бирде.
Теләгән һәр кеше бәйгеләрдә катнашты, иң актив катнашучылар Боз сарае яки бассейнга йөрү сертификатына ия булды. "Шаян" бию ансамбленең чыгышы бәйрәмгә милли төсмер өстәде.
- Халык өчен оештырылган мондый чараларны калдырмаска тырышабыз, бүгенге мәдәни-күңел ачу программасы күңелебезгә хуш килде, чын бәйрәм атмосферасы сизелә, - дип тәэсирләре белән бүлешәләр Светлана Япаева һәм Виктория Федорова.
- Менә дигән дискотека, яхшы ди-джей, күңелле конкурслар, мондый чараларга кунакларны ешрак чакырырга кирәк, - ди шәһәрнең яшүсмерләр вәкиле Радик Гиниатуллин.
Мәйданда төнгә кадәр музыка яңгырады. Фаер-шоу тамашачыда соклану хисе тудырды. Чаллы шәһәре осталарының ут белән төрле трюклар күрсәтүе беркемне дә битараф калдырмады. Андый тамашадан күзне алып булмый, тагын һәм тагын карыйсы килә.
Гомумән алганда яшьләр көне күңелле һәм җәйге сезонча үтте.
Үзгәрүчән һава торышы тамашачының кәефен бозмады, кич буена мәйданда җанлылык сизелде. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды. Һичшиксез, 2013 елгы яшьләр көне шәһәребез халкы күңелендә уңай тәэсирләр белән озак сакланыр.
Вәсилә Мортазина,
Гөлшат Гыйләҗева фотосы
.jpg)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 август 2022 - 13:22Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә» «Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә9700
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.4000
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11100
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.12000
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12800
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.13000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.8900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.18100
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13400
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84