"Яшәргә дә әле, яшәргә"
1717
0
0
Март башында 95 яшьлек юбилеен билгеләгән хезмәт ветераны Зәйтүнә апа Фәттахова шулай ди. Асия Мөхәммәтханова Камайда авылдашларының зур ихтирамын һәм хөрмәтен казанып, мактаулы гомер кичергән Зәйтүнә Фәттаховна хәзер кызы Фирдәвисә тәрбиясендә Менделеевскида яши. Зәйтүнә тормыш иптәше Низамби Муллаәхмәтович белән тугыз бала тәрбияләп үстерә, икесен югалту ачысын кичерә. 15 оныгы һәм...
Март башында 95 яшьлек юбилеен билгеләгән хезмәт ветераны Зәйтүнә апа Фәттахова шулай ди.
Асия Мөхәммәтханова
Камайда авылдашларының зур ихтирамын һәм хөрмәтен казанып, мактаулы гомер кичергән Зәйтүнә Фәттаховна хәзер кызы Фирдәвисә тәрбиясендә Менделеевскида яши.
Зәйтүнә тормыш иптәше Низамби Муллаәхмәтович белән тугыз бала тәрбияләп үстерә, икесен югалту ачысын кичерә. 15 оныгы һәм 21 оныкчыгы - нәселләрен дәвам итүчеләр.
- Әниебез "Батыр кул" колхозында төрле эшләр башкарды. Карлы-яңгырлы көннәрдә урман кисү вакытлары да аның хәтерендә тирән уелган. Тырыш тракторчы әниебез бригадир булган, - ди Яр Чаллыда яшәүче кызы Гөлфәния.
Зәйтүнә апаның улы Миндильнең балачагы барлык нечкәлекләре белән исендә:
- Өйдә зур өстәл, озын сәке. Сигез балага дәрес әзерләргә урын җитми иде. Әни һәр көнне мич тутырып ипи пешерде. Без дә, кул арасына кереп, ярдәм итәргә тырыштык, - дип искә ала ул.
- Бөек Ватан сугышы башланган көннән фронтка алынган әти җиңү белән яу кырыннан кайта, 62 яшендә гүр иясе була. Әти-әниебез безне хезмәт сөючән һәм тәртипле итеп үстерде. Без дә үз балаларыбызны һәм оныкларыбызны алар үрнәгендә тәрбиялибез, - дип сүзгә кушыла Зәйтүнә апаның кызы Фирдәвисә.
Зәйтүнә апаның балалары, оныклары, оныкчыклары - һәрберсе гаиләләре белән җыелса, аларның саны алтмыштан арта. Түгәрәк өстәл янында урыны өй түрендә булган, чәчләренә еллар бизәге төшкән, барлык изге гамәлләре дә энҗе булып гомер юлларына сибелгән ананың күзләрендә нур балкый.
- Аллага шөкер, балаларым тәртипле, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Гомер көзләрендә аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшим, - ди ветеран.
Мул табын янында Гөлфәния апа җыр сузды:
Гомер берәү, икәү түгел гомер
Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.
Шул мизгелнең кадерләрен белеп
Яшәргә дә әле яшәргә.
Эмма Панфилова фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 август 2022 - 13:22Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә» «Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә9600
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.3800
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11000
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.12000
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12800
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.13000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.8900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.18100
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13300
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84