Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ят балалар булмый

Акътәҗек авылыннан тәрбиягә балалар алган Никитиннар гаиләсе турында газетага материал язуны күршеләре үтенеп сорады. - Гаилә биш баланы үзенә сыендырды. Мондый гамәлгә һәркем дә батырчылык итми, - диешәләр авылдашлары. Авылга барырга җыенгач, без район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегеннән бу гаилә турында мәгълүмат алдык. - Мин ул ата-ана турында...

Акътәҗек авылыннан тәрбиягә балалар алган Никитиннар гаиләсе турында газетага материал язуны күршеләре үтенеп сорады.
- Гаилә биш баланы үзенә сыендырды. Мондый гамәлгә һәркем дә батырчылык итми, - диешәләр авылдашлары.
Авылга барырга җыенгач, без район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегеннән бу гаилә турында мәгълүмат алдык.
- Мин ул ата-ана турында уңай фикер генә әйтә алам. Без балалар өчен тыныч, - дип ышандыра бүлек мөдире Ольга Токарева.
Менә Акътәҗеккә килеп җиттек. Авылның калкулыгында урнашкан зур кирпеч йорт янында туктыйбыз. Як-ягына бакча гөлләре утыртылган сукмак буйлап өскә күтәреләбез, баскыч төбендә безне каршы алалар.
Хуҗабикә Лидия Семеновна балалар белән таныштыру өчен безне кунакханәгә чакыра.
- Даша, Ксюша, Илья, Данил - бертуганнар. Алар Казаннан, араларында берәр яшь кенә. Иң өлкәннәре Дашага 15 яшь. Ә Карина Даша белән яшьтәш, - дип аңлатма бирә ул.
- Ирем белән безнең ике балабыз бар иде, хәзер җидәү булды. Чит балалар булмый бит, барысына да мөнәсәбәтебез бертигез. Гаиләгә бала алуыбызга бер ярым ел гына үтте, алар дуслашып та өлгерделәр, уртак кызыксынулары барлыкка килде. Иң мөһиме, кечкенәрәкләре өлкәннәргә ярдәм итә, ә өлкәннәре аларны яклыйлар.
"Шулай ук җиңел булдымы?" - дип кызыксынабыз.
- Баштарак, тәрбиягә алган балалар белән бер-беребезнең характерына төшенгәнче, үзара мөнәсәбәттә кыенлыклар булды, "су тамчысы ташны тишә" дип юкка әйтмиләр. Акрынлап барысы да җайлашты. Һәркайсы күңеленә ошаган шөгыль тапты, без аларга яхшылык теләгәнгә балалар ышандылар. Тәрбиягә алучы әтиләре белән дә тиз арада уртак тел таптылар. Чөнки Александр балалар ярата, тәрбиягә алу аның инициативасы белән булды. Йорт төзедек, анда яшәргә кеше юк, - диде ул. Кызыбыз үсте, техникум тәмамлады, кияүгә чыгарга җыена, Костяның энекәше дә юк. Әйдә, Лида, бала алабыз. Мин мондый тәкъдимгә шатландым гына, - ди Лидия Никитина.
- Лида бик эшчән хатын. Кулында ут уйната. Өендә чисталык, тәртип, каралтысы тулы мал. Балаларны да таләпчәнлек белән тәрбияли. Һәркайсына эш бүлеп бирә, түземлек белән хуҗалык алып барырга өйрәтә, кече сыйныф укучылары белән бергә дәрес хәзерли. Ильяның өлгереш сыйфаты "аксый" иде, ул аның белән шөгыльләнгәннән соң, малай "4"легә укый башлады, -дип сүзгә кушыла хужабикәнең апасы Маргарита Григорьева. - Сез әле белмисездер, Лида миңа мәдәни-гаммәви чараларны оештыруда да ярдәм итә. Ул "Памаш" фольклор ансамбленә йөри, ә ирем клубның аккомпаниаторы. Соңгы вакытта Ксюша да алар белән бергә репетицияләргә йөри.
Александрның яхшы сыйфатлары турында күп сөйләргә булыр иде. Куллары алтын булуы турында авыл халкы белә, ул балта остасы да, столяр да, өйдәге җиһазларның күбесен үз куллары белән ясады. Малайлар өчен турник эшләде, хәзер балалар өчен бассейн төзи. Минем 13 яшьлек улым Ярослав та алардан кайтмый диярлек. Көн буена шуларда, чөнки анда тормыш кызыклы, дуслары күп.
Хуҗалар белән өй буйлап йөрибез. Малайлар һәм кызлар өчен бүлмәләр киң, балаларның теләге буенча җиһазланган. Компьютер һәм телевизор бар.
- Ансыз булмый бит. Балалар кимсенмәсен дигән теләктә без, - ди Лидия. Кухня түрендә рус миче, Александрның кулы белән эшләнгән зур өстәл тора.
- Даша кухняда минем төп ярдәмчем. Зур канәгатьләнү белән төрле ризыклар пешергәндә булыша. Хәтта пилмән бөрә белә. Бик тырыш кыз. Сыер саварга да өйрәнде, шунлыктан без Универсиадага бару мөмкинлеге алдык. Ансамбль белән зур күләмле чарада катнашу бәхете безнең өлешкә дә тиде. Малайлар кроликларны карый, каз һәм бозауны көтүдә булышалар.
Гаилә идиллиясен күзәтеп торганнан соң, аларның күтәренке кәеф белән тормыш итүләрен күрәбез. Киләчәктә дә йортларында иминлек булсын иде дигән теләктә калабыз.
Лариса Кривилева,
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс

2
X