Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз фонында хатын-кыз портреты

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан безнең корреспондентлар үзләрендә берьюлы һөнәри осталыкны һәм чын хатын-кыз сыйфатларын - мөлаемлыкны, зирәклекне һәм изгелекне туплаган гүзәл затлар белән очраштылар. "Фемидага тугры хезмәт итәргә" Судья Л.Коровина унҗиденче ел шушы девиз белән сайлаган юнәлешендә атлый. Һәрвакыт гаделлеге белән аерылып торган Лидия Ивановна өчен федераль...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан безнең корреспондентлар үзләрендә берьюлы һөнәри осталыкны һәм чын хатын-кыз сыйфатларын - мөлаемлыкны, зирәклекне һәм изгелекне туплаган гүзәл затлар белән очраштылар.

"Фемидага тугры хезмәт итәргә"

Судья Л.Коровина унҗиденче ел шушы девиз белән сайлаган юнәлешендә атлый.
Һәрвакыт гаделлеге белән аерылып торган Лидия Ивановна өчен федераль судья булып эшләү яшәү рәвешенә әйләнде.

- Хатын-кызга судья мантиясе астында яшәү ничек? - дип сорадык без бәйрәм алдыннан язмабыз героеннан.
- Өлкән сыйныфта укыганда ук юрист булырга хыялландым һәм шуңа ныклап әзерләндем, - дип сөйли Л.Коровина. - Саратов юридик институты дипломы белән Удмуртия Республикасы прокуратурасы аппаратына эшкә килдем. Бүлек прокуроры тәҗрибәсе гадел хөкем өчен хезмәт кую өлкәсендә ярдәм итте. Бу - бик җаваплы һәм катлаулы эш. Законнны әйләнеп узып карар чыгару, аның дөреслегенә шик калдыру мөмкин түгел, провокациягә һәм вәсвәсәгә бирелмәскә, шәхси горурлыгыңны саклап калырга кирәк. Бу судьядан, ир кешеме яки хатын-кызмы ул, принципиаль булу, характер ныклыгы, түземлек, юриспруденция өлкәсендә тирән белем таләп итә. Фемидага хезмәттә иң мөһиме - закон һәм гаделлекнең тантана итүе.
Лидия Ивановна якыннары, әйләнә-тирә мохит һәм үзе белән гармониядә яшәргә омтыла. Суд приставларының районара бүлеге начальнигы булган ире Вячеслав Игоревич белән ике дистә елдан артык бәхетле яшиләр. Кызлары Виктория 1 нче мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, хәзер Казанның юридик академиясендә икенче курста укый. Сократның "Законлы гамәл гадел булыр" дип әйткән сүзләре Коровиннар өчен яшәү кредосы.
ТРның атказанган юристы Л.Коровина күптән түгел "Суд системасының почетлы хезмәткәре" исеменә лаек булды. Судьялар ширкәте аның озак еллар дәвамында гадел хөкем алласына хезмәт итүен югары бәяләде. Узган елда Лидия Ивановна алтын юбилеен билгеләде.
Без Лидия Ивановнаны һәм судья мантиясе кигән хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлыйбыз. Һәрвакыт чибәр, мөлаем, яшь һәм гүзәл булып калыгыз.

Күңел көрлеген югалтмыйча

Актив тормыш позициясе - Любовь Аркадьевна Иконникованы аерып торучы сыйфат.
Ул күп сынаулар аша үткән - репрессияләр, сугыш, аннан соңгы авыр чор. Ләкин барлык вакытларда да Ватанга, балаларына, гаиләсенә мәхәббәте юлын яктыртучы йолдыз булган.
Яшь Люба хезмәт биографиясен 1944 елда Балалар йортында башлый. Шуннан бирле 42 ел дәвамында педагогика һәм медицина аның һөнәри эшчәнлеге була. Л.Иконникова 15 ел ясле-балалар бакчасын уңышлы җитәкли. Лаеклы ялга чыккач, ветераннар хорына һәм "Күңелле әбиләр" ансамбленә йөри башлый.
Өлкәннәр ункөнлегендә Любовь Аркадьевна, жюрины һәм тамашачыны күңел көрлеге, кулинария осталыгы, тормышка мәхәббәте белән әсир итеп, "Суперәби" район конкурсы җиңүчесе булды.
Ул илдәге бер генә вакыйганы да игътибардан читтә калдырмый. Президент сайлауларга да зур җаваплылык белән караган.
- Владимир Путинның сайлануына мин шат, - ди Л.Иконникова. - Элеккеге тормышым белән чагыштырганда, хәзергесеннән бик канәгать.
Любовь Аркадьевна газета укучыларга сәламәтлек, иминлек теләде. Яшьләргә - акыллы һәм сәламәт балалар үстерергә. Педагогик хезмәт ветераны фикеренчә, балаларны лаеклы тәрбияләү - җәмгыять иминлегенең нигезе.

Уңышлы җитәкче, талантлы музыкант, искиткеч әни

8 нче "Сандугачым" балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гудовская өчен бу ел аның "Нечкәбил" хатын-кызлар матурлыгы, аналар һәм гаилә республика конкурсы дипломанты булуы белән истәлекле.
Уңышлы җитәкче, талантлы музыкант, искиткеч әни абруйлы бәйгедә Менделеевск данын лаеклы яклады.
Гөлнара Сәетҗановна өчен иң мөһиме - гаилә кыйммәтләре, чөнки ул - хезмәт сөючән һәм иҗади Шәрәфиевларны, Мәрдәновларны, Мөхәммәтдиновларны берләштергән танылган династия вәкиле.
Г.Гудовская 1996 елда "Мисс Менделеевск" титулына лаек булды. Матурлык конкурсында җиңүен "Истоки" фестивале, төрле вокаль бәйгеләр лауреаты һәм дипломанты исемнәре тулыландыра. Нәрсәгә генә тотынмасын - иҗаткамы, һөнәренәме - Гөлнара Сәетҗановна барысын да югары дәрәҗәдә башкарырга гадәтләнгән. Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры, балалар бакчасы мөдире вазифаларында үзен оста оештыручы, эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче итеп танытты.
Безнең героинябыз бакча шәкертләренең генә түгел, үз кызларының да төрле яклап үсеше турында кайгырта. Эмилиянең һәм Азалиянең иң яхшы гаилә традицияләрен дәвам итәчәкләренә ышанабыз. Алар әтиләре белән бергәләп сөекле әниләренә бүләк әзерләгәннәр.

"Мин хатын-кыз булуым белән бәхетле"

Бу сүзләр шәһәрдәшебез Сәрия Абдрахманованың тормыш девизы.
Сәрия Мәгъсумҗановна "Менделеевсказот" предприятиесендә стандартизация буенча әйдәп баручы инженер булып хезмәт куя. Эшендә - продукцияне сертификацияләү һәм җитештерү менеджменты белән шөгыльләнүче җаваплы, таләпчән белгеч, өендә - уңган хуҗабикә, ягымлы әни. Нәкъ шушы сыйфатлар аңа "Суперәни" район конкурсында җиңү китерде дә. Жюри С.Абдрахманованың тырышлыгын, иҗади сәләтен югары бәяләде.
Сәрия ханым бөтен буш вакытын балаларына багышлый. Бергәләп бассейнга йөрүләр, табигать кочагында ял итүләр күркәм гаилә традициясенә әверелгән. "Улым Илшат белән балык та тотам", ди ул.
С.Абдрахманова "Веселуха" ансамблендә бии, коллективны күңел юанычы һәм таянычы дип исәпли. Улы Илшат һәм кызы Ләйсән - "Шаян" ансамбле солистлары. Сәрия Мәгъсумҗановна кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба - тегә, чигә, кәгазьдән бик матур букетлар ясый. Чәк-чәк пешерү осталыгы аның үз клиентларын булдырган, татарның милли ризыгын заказга ясый.
"Бәйрәмгә бүләкләр алырга яратасызмы?" дигән сорауга ул болай дип җавап бирде: "Яратам. Ләкин улым белән кызымның үз куллары белән ясаган бүләкләрен иң кадерле дип исәплим. Гадәттә ул оригиналь открытка була: бизәкле, матур сүзләр язылган. Шул бүләкне алгач, үземнең хатын-кыз, әни булуыма чын күңелемнән сөенәм".

Балачак илендә

Оля һәм Надя Маниналар - игезәкләр. Алар бер-берсенә шулхәтле охшаш, бутамас өчен, әти-әниләре кызларына төрле киемнәр алалар.
- Кибетләрдә йөргәндә кызларыма кемнең нәрсә киячәген алдан ук сайларга кушам. Кайчак бәхәсләр дә туа, - ди әниләре Валентина Федоровна.
Вакыт-вакыт ачуланышсалар да, алар бер-берсе өчен бик якын: сүзләре уртак, эшләрне бергәләп башкаралар, берсен-берсе яклыйлар.
Оля белән Надя 1 нче мәктәпнең өченче сыйныфында укыйлар. Төрле парталар артында утыралар. Укытучылар шуңа күрә аларны дөрес исемнәре белән атыйлар. Кызлар сәнгать мәктәбендә "Шатлык" бию түгәрәгендә шөгыльләнәләр.
- Без әниебезгә энекәшебез Алексейны тәрбияләргә булышабыз, аңа биш яшь, - диләр.
"Нәрсә турында хыялланасыз?" дигән сорауга игезәкләр уйга калдылар, ләкин җавап бирә алмадылар. Валентина Федоровна әйтүенчә, кызлар әле бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, бәхетле балачакларында яшиләр.
- Мөгаен, әтиләре белән мин күбрәк хыялланабыздыр: балалар үсәрләр, белем алырлар, безгә ышаныч һәм терәк булырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары 8 Март