Яз – җыештыру вакыты
Эрегән кар катламы һәр елдагыча язгы проблеманы күтәрде - чүп өемнәрен. 14 марттан игълан ителгән экологик икеайлык шәһәрне чистартуны күздә тота. Чәршәмбе көнне "Комфорт Успех+" хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре Октябрьская урамында актив эшләделәр. - Безнең төп бурыч - Җиңү көненә шәһәрне әзерләү, - дип сөйли участок мастеры Роза Йосыпова. -...
Эрегән кар катламы һәр елдагыча язгы проблеманы күтәрде - чүп өемнәрен. 14 марттан игълан ителгән экологик икеайлык шәһәрне чистартуны күздә тота.
Чәршәмбе көнне "Комфорт Успех+" хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре Октябрьская урамында актив эшләделәр.
- Безнең төп бурыч - Җиңү көненә шәһәрне әзерләү, - дип сөйли участок мастеры Роза Йосыпова. - Газоннарны, бордюрларны чистартабыз, агартырга әзерлибез. Аннан Геройлар аллеясына күчәбез. Башкарасы эшләр шактый - постаментлардагы плитәләрне, мемориалдагы язуларны яңартасы, агачларны буясы бар. 460 метр озынлыктагы киртәне буярга өч көн вакыт үтә. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең, көчләреннән килгәнчә, безгә булышуларын теләр идек.
Төзекләндерү участогында җиде кеше, ике юл хезмәткәре эшли. Алар юлдагы чокырларны ремонтка әзерлиләр.
Шунда ук Ринат Нәбиуллин идарә иткән гидравлик күтәрү җайланмасы эшли. Ике катлы йорт янында үсүче карт агачның сынган ботагы кешеләр узып йөрүче тротуарга салынган, ана күтәрү җайланмасы ярдәмендә генә алып була. Проблема бензопычкының бер хәрәкәте ярдәмендә хәл ителә.
Янәшәдә - кунакханә янында киселгән ботаклар өеме ята. Әмма күп кенә шәһәрлеләр коммуналь служба хезмәткәрләре эшчәнлегенең әһәмиятле булуына шикләнә.
- Ни өчен аларны кисәргә кирәк соң? - диләр узып баручы сәнгать мәктәбе укытучылары.
Фомин урамының 20 нче йорты ишегалды территориясен Карпов исемендәге химзаводның ремонт-төзелеш идарәсе хезмәткәрләре тырмалар белән чистарталар. Рөстәм Моратхуҗин - слесарь, әлегә ишегалды себерүчене алыштыра.
- Миңа бу эш таныш, - ди Рөстәм, - күрше йортта ишегалды җыештыручы булып эшләдем. Йортта яшәүчеләр чүпләрен балконнан ыргытмаса, мәшәкать азрак булыр иде.
Халыкның бу гамәлләренә ризасызлык нигезле. Теләсә кайсы ишегалдында шешә, фанфурик, тәмәке төпчеге, көнкүреш калдыклары чәчелеп ята, җил аларны тирә-якка тарата.
Идарәче компаниянең өмәгә чыгарга дигән өндәвен бар кеше дә кабул итмәде.
- Мин подъездга ябыштырылган белдерүне күрдем, - ди Тукай урамында яшәүче Андрей Недорезов, - әмма аның "Карар нигезендә..." дигән сүзләр белән башлануы гаҗәпләндерде. Кешеләрне шимбә өмәсенә гади, күңелгә үтеп керерлек сүзләр белән чакыру яхшырак булыр иде. Гомумән, мин шәһәрдә, бигрәк тә аллеяларда, кешеләрне чисталыкны сакларга өндәүче күргәзмә агитация урнаштырырга кирәк дип саныйм.
Редакциягә шалтыратканда, мөрәҗәгать белән килгәндә күп менделеевлылар, бигрәк тә ветераннар, шәһәрне төзекләндерү проблемасы өчен борчылуларын белдерәләр. Аларны эскәмияләр һәм мәйданчыкларны ремонтлау, чәчәк, агачлар утырту, газон үләне чәчү, фонтаннар эшчәнлеге борчый. Ишегалдында үскән агачларны кисү проблемасын да күтәрәләр. Районның баш лесничие Миңнегаян Мөхәмәтҗанов хәбәр иткәнчә, 26 апрельдә - республика урман утырту көнендә киселгән агачлар урынына, шул исәптән Геройлар аллеясында да, яңалары утыртылачак.
Мария Семёнова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.4800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:4900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.10900
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.8300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.10200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.14300
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.10000
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.5500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.4900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.14300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.10900
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика