Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы ташу-2013: ялгышлар өстендә эш

Роза Шәрәфиева Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең якынлашып килүче су җәелүгә багышланган беренче утырышында язгы ташуга әзерлек барышы турында сөйләшү булды. - Язгы ташу вакыты - райондагы халык яшәешен тәэмин итүче предприятие һәм службалар, авыл җирлекләре өчен җитди сынау, - дип билгеләп үтте утырышны ачып, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый...

Роза Шәрәфиева
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең якынлашып килүче су җәелүгә багышланган беренче утырышында язгы ташуга әзерлек барышы турында сөйләшү булды.
- Язгы ташу вакыты - райондагы халык яшәешен тәэмин итүче предприятие һәм службалар, авыл җирлекләре өчен җитди сынау, - дип билгеләп үтте утырышны ачып, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый калу, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Корниенко.
Ташу алдыннан һәр ведомство үз эше белән шөгыльләнә. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск районы буенча әйдәп баручы консультанты Айдар Әхмәдуллин 2013 елның язгы ташу чорында мөмкин булган проблемалы мәсьәләләргә тукталды. Аның сүзләренчә, язгы ташу күләме узган елдагы кебек булмас, чөнки кар аз. Ләкин, кеше бер төрле уйлый, ә Ходай үзенчә хәл итә.
- Һава торышы - көйсез хатын-кыз кебек: әле генә җылы, әле кар ява, әле генә суытырга мөмкин. Әгәр яз тиз килсә, су басуны көтәргә була. Барлык службалар, бигрәк тә җирлек башлыклары һәм авыл халкы, әзер торырга тиеш. Аеруча су басу куркынычы булган Монай, Иске Гришкин авылларында, Шумный күпере янында яшәүчеләр, - дип кисәтте Айрат Илдусович.
Алабуганың автомобиль юллары идарәсе директоры Рафаэль Погосян ташу чорына автомобиль юлларының һәм ясалма корылмаларның әзерлек сызыгында булуын тәэмин итү буенча чаралар турында сөйләде.
- Күперләргә һәм юл буендагы дренаж системасына аеруча игътибар бирергә кирәк, суүткәргеч торбаларны боздан арындыру зарур. Бу юлчыларга гына түгел, шәхси йорт хуҗаларына да (мисал өчен Горький урамында яшәүчеләр капкаларыннан урамга кадәр юлга вак таш җәйгәннәр, ә су агып төшү урыны көйләнмәгән) кагыла, - дип өндәде комиссия рәисе тиешле службалар җитәкчеләрен.
Л.Карпов исемендәге химия заводы техник директоры Илдар Шәвәлиев һәм икмәк заводы директоры Роберт Гаффаровның чыгышы су басу мөмкинлеге булган зонага керүче предприятиеләр, биналар һәм җиһазларның сакланышын тәэмин итүгә багышланды.
Утырыш карар кабул итү белән тәмамланды. Алексей Корниенко җыелганнар игътибарын аерым пунктларга юнәлдерде. Күпчелек ишегалларыннан һәм шәхси йорт яннарындагы карны газонга түктеләр яки аны стена кырыннан чистартырга өлгермәделәр. Яз көне ташу сулары бинаның нигезен бозмасын яки базларны басмасын өчен, хәзер аларны кардан арындыру зарур. Бу бигрәк тә Монайда яшәүчеләргә кагыла, елга буендагы таллыкны чистартырга, тизрәк эресен өчен, алдан ук бозны таратырга кирәк. балыкчылар боз өстенә чыгып тормышларын куркыныч астына куймасын өчен, сулыкларда кисәтүче аншлаглар урнаштыру зарур. Алексей Александрович тиешле службалар җитәкчеләрен, җирлек башлыкларын бәла-каза килеп чыкмасын өчен узган елгы ялгышларны исәпкә алырга, кабатламаска өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары МЧС хђбђр итђ