Язгы ташуга әзерлек турында
Республика гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең видеоконференция режимында чираттан тыш утырышы узды. Чара ташу суларын тоткарлыксыз үткәрүне оештыруга багышланды. Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко республикада язгы ташу чорына планлаштырылган чараларга тукталды. Ведомство җитәкчеләре халык куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмат бирде....
Республика гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең видеоконференция режимында чираттан тыш утырышы узды.
Чара ташу суларын тоткарлыксыз үткәрүне оештыруга багышланды. Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко республикада язгы ташу чорына планлаштырылган чараларга тукталды. Ведомство җитәкчеләре халык куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмат бирде.
Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе начальнигы Сергей Захаров сүзләренчә, хәл беренче карашка күренгәнчә үк куркыныч түгел. Дөрес, көз аеруча җылы һәм яңгырлы булу сәбәпле, җир кышка мул су запасы белән керде. Һәм мартта да юеш кар, яңгыр көтелә. Елгаларда боз апрельнең беренче декадасында кузгалыр дип фараз ителә. Әмма бөтенесе һава торышына бәйле булачак. Шунлыктан, ташуга җитди әзерлек сорала.
Күтәргән теманы дәвам итеп, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе урынбасары Роберт Гаффаров "Ташу" планы нигезендә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә каршы тору чаралары белән таныштырды.
Менделеевскиның янгыннан сак гарнизоны начальнигы Александр Балясов районның су объектлары торышы, аларның язгы ташуны авариясез үткәрүгә әзерлеге турында сөйләде һәм табигать сюрпризларын ныклы әзерлек белән каршыларга өндәде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов һәм "Татавтодор" Алабуга идарәсе директоры Рафаэль Погосян язгы ташкын чорына юлларны, ясалма корылмаларны, йортларны әзерлектә тоту чаралары белән таныштырдылар.
"Менделеевск икмәк заводы" ҖЧҖ директоры Ринат Бикташев һәм "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ гражданнар оборонасы штабы начальнигы Андрей Закусилов билгеләвенчә, предприятиеләрдә ташуга әзерлек күптән башланды.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы карар кабул итү белән төгәлләнде.
Фәймә Наилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли4700
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.7000
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.8000
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш9600
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте11800
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август12900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.4700
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.6200
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.21500
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.18700
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика