Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Язмыш химия заводы белән бәйләде

    Башка бик күп белгечләр кебек, Иван Стефанович Несвятипаска өчен дә Яңа Менделеевск химия заводы икенче йортка әйләнә. Ул бирегә 1986 елда яңа предприятиедә көйләү-эшләтеп җибәрүне үткәрү өчен җибәрелә. Шундый ук заводларда эшләү буенча зур тәҗрибәсе булган И.Несвятипаска баш механик вазифасына билгеләнә. - Мин грамоталы, энергияле җитәкче Владимир Бусыгин кул астында...

    Башка бик күп белгечләр кебек, Иван Стефанович Несвятипаска өчен дә Яңа Менделеевск химия заводы икенче йортка әйләнә.
    Ул бирегә 1986 елда яңа предприятиедә көйләү-эшләтеп җибәрүне үткәрү өчен җибәрелә.

    Шундый ук заводларда эшләү буенча зур тәҗрибәсе булган И.Несвятипаска баш механик вазифасына билгеләнә.
    - Мин грамоталы, энергияле җитәкче Владимир Бусыгин кул астында эшли башладым. Без коллегаларым белән вазифаларны бүлешмәдек. Коллектив алдына куелган бурычларның мөһимлеген аңлап, намус белән хезмәт куйдык. Башлангыч чорда һөнәрнең нечкәлекләренә төшенергә туры килде. Барыбыз да уртак максатка омтылдык һәм планны сыйфатлы үтәүдән канәгатьләнү алдык, - дип сөйли Иван Стефанович.
    Үзен тәҗрибәле белгеч итеп күрсәткән Иван Стефановичны 2002 елда концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү цехы начальнигы итеп билгелиләр.
    - НАК цехы - аммиак селитрасы җитештерү процессында төп тармак. Ышанычлы, гади идарә итү, азот оксидларыннан янып чыккан газларны тулаем чистартуга максималь капиталь чыгымнар - проектлаучыларның технологик агрегатларны булдырганда таянган төп критерийлары. Җитештерүдә һәр елны 120 мең тонна егәрлекле өч агрегат файдаланыла.
    Коллектив 78 хезмәткәрдән тора. Температура, басым, чыгымнарны исәпләүче приборлар урнашкан идарәнең үзәк пульты НАК цехының кислота җитештерү процессын тәртипкә салучы йөрәге булып исәпләнә.
    Смена начальнигы Мария Алексеева, операторлар Наҗия Гайфуллина, Нина Анфарова, Людмила Чванова, компрессор җайланмасы машинистлары Николай Сутягин һәм Борис Әсфәндияров завод җибәрелгән көннән эшлиләр. Алар һөнәри осталыклары, вазифаларына җаваплы карашлары, эшләрен җентекле һәм булсынга башкарулары белән аерылып торалар.
    - Бу безнең эштә аеруча әһәмияткә ия, - ди И.Несвятипаска.
    Иван Стефановичның хатыны Валентина Алексеевна да озак еллар предприятиедә эшләгән. Коллегалары, улы Игорь - Казандагы мәгълүмати технологияләр директоры, оныклары аның турында якты истәлекләрне хәтерләреннән чыгармыйлар.
    - Балалар, оныкларым - минем горурлыгым. Аларның тормышларының яхшы икәнлеген белеп, мин үземне тулаем эшкә багышлыйм, - ди әңгәмәдәшебез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: