Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмышның гади мизгелләре

Ольга Смолькова Карпов исемендәге химия заводы ветераны Тамара Коряковцева үзенең олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Тамара Петровна балачагын күз яшеннән башка сөйли алмый. Сигез балалы гаилә бик иртә әнисез кала. Томага тугыз яшь кенә була. - 8 мартта авылда өмә оештырдылар. Әниебез бәхетсезлек очрагында һәлак булды. 1944 ел иде,...

Ольга Смолькова
Карпов исемендәге химия заводы ветераны Тамара Коряковцева үзенең олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.
Тамара Петровна балачагын күз яшеннән башка сөйли алмый. Сигез балалы гаилә бик иртә әнисез кала. Томага тугыз яшь кенә була.
- 8 мартта авылда өмә оештырдылар. Әниебез бәхетсезлек очрагында һәлак булды. 1944 ел иде, әтиебез фронтта. Безнең бәхеткә каршы, ул 1945 елда Киров өлкәсендәге авылыбызга исән-сау әйләнеп кайтты, - дип искә ала ветеран.
50 нче елларда Тамара абыйсы Анатолий янына Бондюгка килә, Карпов исемендәге химия заводының проект бүлегенә күчермәләр ясаучы булып урнаша. Төгәллек, пөхтәлекне яратучы намуслы кыз һөнәренең нечкәлекләренә тиз төшенә һәм аны яратып башкара. 1990 елга кадәр сызымчы, сметачы, аннан смета төзү бүлеге начальнигы була.
Аның катнашында йөзләгән төзелеш, социаль билгеләнештәге объектларның сызымнары һәм сметасы, иске цехларны реконструкцияләү схемасы төзелә.
Тамара Петровна эше, коллективы турында хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала. К.Горчаков, Г.Петрова, И.Медведев һәм башка үз эшләренә бирелгән кешеләр белән озак еллар хезмәт куя ул. Лаеклы ялга чыкканнан соң тугыз ел торак-коммуналь өлкәдә эшли.
Кировтан килгән кыз Бондюгта һөнәр үзләштереп кенә калмый, гаилә дә кора. 1955 елда Борис Александрович Коряковцевка кияүгә чыга. Алар уллары Александрны тәрбияләп үстерәләр. Шатлык һәм борчу булганда бер-берсенә ярдәм итешеп, озак еллар Ленин урамында яшиләр. Хәзер Тамара Петровна улы, килене Светлана һәм оныгы Даша өчен күңел җылысын кызганмый.
Юбилярның яшәү принциплары гади һәм хәйләсез: яшәргә, эшләргә, туганнарга файда китерергә, якыннарына ярдәм итәргә.
- Кул кушырып утырмыйм, - ди юбиляр, - эрлим, бәйлим, ә җәй көне бакча мәшәкатьләре белән мәшгуль.
Тамара Петровна күп еллар район газетасын укый, аны алыр өчен атна саен редакциягә килә. Район яңалыклары, үзе белән бергә эшләгән завод хезмәткәрләре турында язмалар аның өчен бик якын, кызыклы.
Т.Коряковцеваның эш сөючән, тыйнак, изге күңелле булуы күпләрнең ихтирамын яулый. Ә юбилей - әйлән-тирәдәгеләргә аңа шатлыклы минутлар, йөрәк җылысын бүләк итү өчен сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск