Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә кечкенә принцесса көтә

Шәһәрдәшебез Гүзәл Шәмсиева стюардесса булып өч ел эшли. Безнең корреспондент Рәхилә Мирзаянова аның белән социаль челтәр аша элемтәгә керде. - Гүзәл, стюардесса һөнәре куркыныч хатын-кыз һөнәрләре арасында дүртенче урында тора диләр. - Һәр эшнең үз куркынычлыгы бар. Мин һөнәремне яратам, бу минем йөрәк кушуым. Моңа кадәр үземне сатучы-консультант, хореограф рольләрендә...

Шәһәрдәшебез Гүзәл Шәмсиева стюардесса булып өч ел эшли. Безнең корреспондент Рәхилә Мирзаянова аның белән социаль челтәр аша элемтәгә керде.
- Гүзәл, стюардесса һөнәре куркыныч хатын-кыз һөнәрләре арасында дүртенче урында тора диләр.
- Һәр эшнең үз куркынычлыгы бар. Мин һөнәремне яратам, бу минем йөрәк кушуым. Моңа кадәр үземне сатучы-консультант, хореограф рольләрендә сынап карадым, хәтта радиода ди-джей булып эшләдем.
- Мондый "җир" һөнәрләреннән соң, нигә кинәт һавага мендең?
- Иптәш кызым шалтыратып, Мәскәүдә стюардессалар курсларына җыю баруын әйтте. Кастинг үтеп, өч ай гражданлык авиациясе институтында укыдым. Тулы программа буенча өйрәттеләр: авария очракларында җирдә һәм суда пассажирларны коткарырга, медицина ярдәме күрсәтергә, очыш барышында уңайлыклар булдырырга. Беренче рейсым Төркиягә иде. Искиткеч бригада туры килде, һәр нәрсәдә ярдәм иттеләр.
- Аеруча истә калган рейс булдымы?
- Һәрвакыт адекват булмаган пассажирлар очрый. Алар борт озатучыларының эшен катлауландыралар, калган пассажирларга комачаулыйлар. Ә бервакыт, Әфганстан өстеннән очканда, безгә аздан гына ут ачмадылар. Команда зур тырышлык белән бортта салкын канлылык һәм тынычлык саклый алды. Теге самолётның экипажы да үз хатасын аңлады, фаралары белән яктыртып, гафу үтенде.
- Нинди илләргә очасың?
- Көньяк Америкага, Һиндстанга, Гарәб Эмиратларына, Европага. Бу илләрнең истәлекле урыннары белән танышырга тырышам, зур канәгатьлек белән музейларда, тарихи урыннарда булам.
- Ә өйдә сине кем көтә?
- Минем кечкенә принцессам - кызым Аннет. Мин эштә булганда, ул әбисе (кайнанам) белән яши. Кызым яхшы укый, түгәрәкләргә йөри. Аңа бүләкләр, сувенирлар алып кайтам. Минем өчен шулай ук әтием, апам һәм абыем дулкынланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск безнекелђрне бел! стюардесса