Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйгә күтәренке кәеф белән!

Ял, уңай эмоцияләр белән күзалланган җәй башланыр алдыннан без яхшы хәбәрләр эзләп шәһәр урамнарына чыктык. Альбина, Марина, Самир Гафаровлар: - Безнең бүген ирләребез эштә, шуңа күрә дача сезонын алардан башка гына ачабыз. Хәзер әйберләрне җыябыз да, авылга китәбез. Саф һавада актив ял, мунча, шашлык - бакчада тырышып эшләгәннән соң иң...

Ял, уңай эмоцияләр белән күзалланган җәй башланыр алдыннан без яхшы хәбәрләр эзләп шәһәр урамнарына чыктык.
Альбина, Марина, Самир Гафаровлар:
- Безнең бүген ирләребез эштә, шуңа күрә дача сезонын алардан башка гына ачабыз. Хәзер әйберләрне җыябыз да, авылга китәбез. Саф һавада актив ял, мунча, шашлык - бакчада тырышып эшләгәннән соң иң кирәкле гамәлләр.

Регина Галимуллина һәм Анна Гудовских, 1 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары:
- Ниһаять, уку елы тәмамлана, димәк тиздән каникуллар! Җәйне түземсезләнеп көтәбез, мәктәп яны лагерына барачакбыз, аннан авылга китәбез. Вакытлыча 3 нче мәктәптә укыйбыз, киләсе уку елына ремонтланган гимназиябезгә кайтачакбыз. Без балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәбез, хәзер тырышып рәсемнәребезне күрсәтүгә әзерләнәбез. Тулаем алганда, тормышыбыз гөрләп бара!

Миләүшә Миңнәхмәтова, Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы лаборанты:
- Мин отпускада, өй эшләре белән иркенләп шөгыльләнәм. Шушы көннәрдә бәрәңге утырттык, хәзер җан тыныч. Һава торышы да җылылыгы белән иркәли, хәер, яңгыр да комачауламас иде. Кәеф күтәренке, озын кыштан соң баш-аяк белән җәйгә чумасы, табигатьтә ешрак буласы килә.

Тимур Гайфуллин һәм Әдил Садыйков, балалар бакчасы шәкертләре:
Тимур:

- Без әти-әнием белән тиздән диңгезгә ял итәргә барачакбыз. Мин анда йөзәм, комнан корылмалар төзим. Һәм кояшта каралып кайтачакмын.
Әдил:
- Ә без башка шәһәргә күчеп китәбез. Нинди шәһәргә икәнен генә оныттым. Барыбыз да китәбез, кечкенә сеңлем Алинаны да алабыз. Монда дусларым кала, алар янына кайтып, бергә уйнарга ниятлим.
Менделеевлылар яхшы хәбәрләр арасында тагын түбәндәгеләрне атадылар: Максим Горький урамына асфальт салганнар, өченче микрорайонда ипи ларегы барлыкка килгән, сәйтәклеләр түземсезләнеп клуб төзелешен көтәләр, шәһәр халкы - яңа мунчаны.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче шәкертләргә велосипед, самокат, сеңлекәш алганнар.

Яхшы хәбәрләрне Вәсилә Мортазина җыйды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тормыш позитивта