Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйге ял – җаваплы чор

Дүшәмбе көнне эшлекле киңәшмә бүләкләүләрдән башланды. "2011 елда Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива" республика конкурсы нәтиҗәләре турында игълан итеп, район җитәкчесе Игорь Привалов Ижевка авылы җирлеге башлыгы Валентина Борисовна Пономаревага "Бәхет утравы" проекты өчен диплом тапшырды. Польшаның Гданьск шәһәрендә узган физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында армрестлинг буенча XXII...

Дүшәмбе көнне эшлекле киңәшмә бүләкләүләрдән башланды.
"2011 елда Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива" республика конкурсы нәтиҗәләре турында игълан итеп, район җитәкчесе Игорь Привалов Ижевка авылы җирлеге башлыгы Валентина Борисовна Пономаревага "Бәхет утравы" проекты өчен диплом тапшырды.
Польшаның Гданьск шәһәрендә узган физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында армрестлинг буенча XXII Европа чемпионатында Мария Николаевна Урсегова алтын медаль һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Химикларга бүләкләр
- Химиклар көненә багышлап республика һәм районда тантаналы чаралар үткәрелде, - дип хәбәр итте Игорь Привалов.
"ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган химигы" дигән мактаулы исемгә лаек булган "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Әсхәтович Абдрахманов, кыйммәтле бүләк алган Гудовскихлар династиясе адресына котлау сүзләре яңгырады.
- Гудовскихларның химия өлкәсендә гомуми эш стажы 408 елга җитә, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе.
Перепись өчен медальләр
2010 елның 14 октябреннән 25енә кадәр "Россиягә һәркем мөһим" исеме астында Бөтенроссия халык исәбен алу булды, - дип мәгълүмат бирде дәүләт статистикасының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Лариса Мөхәмәтшина.
Халык исәбен алуны әзерләү һәм үткәрү буенча эшкә йогынты күрсәтү максатында район комиссиясе оештырылды, дүрт перепись һәм 18 инструкторлык участогы эшләде, 127 халык санын алучы җәлеп ителде.
Бөтенроссия халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча районда 30377 кеше яши, 2002 ел белән чагыштырганда 162 кешегә кимрәк. Хатын-кызлар ирләргә караганда 567 кешегә артык. Эшкә яраклы кешеләр - 19102 (62,9%). Уртача яшьтәгеләр - 37,8, ирләр - 34, хатын-кызлар 41,1 яшь.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, Игорь Привалов "2010 елдагы Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен" медале белән оештыручыларны һәм анда актив катнашучыларны бүләкләде.
Билгеләнү
Район башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары итеп Рөстәм Зиннурович Хәбибуллин сайланды.
"Җилэнергосервис-Менделеевск" ҖЧҖ директоры итеп Ринат Сахиевич Шәрипов билгеләнде.
Җәйге ялны оештыру
- ТР Министрлар Кабинеты һәм район башкарма комитеты карарлары нигезендә балалар һәм яшьләрнең ялын, мәшгүльлеген оештыру, сәламәтләндерү программасы төзелде, - дип хәбәр итте район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын үтәүче Павел Миронов.
- Мәгариф учреждениеләре базаларында 600 балага 19 сәламәтләндерү лагеры эшләячәк.
14 ял һәм хезмәт лагерына 185 бала җәлеп ителер дип фаразлана.
Җәйге каникул көннәрендә 1226 укучы 20 мәгариф учреждениесе базасында практика үтәчәк. 14-16 яшьлек 220 үсмерне мәшгүльлек үзәге аша вакытлыча эш белән тәэмин итү планлаштырыла.
Каникул чорында шәһәр балалары өчен 14 ишегалды мәйданчыгы оештырыла. Традиция буенча яшь спортчылар өчен июль аенда "Мастер" палаталы лагеры эшләячәк. Шәһәр читендәге "Юниор" сәламәтләндерү лагерында өч сменада 280 бала ял итәчәк.
Игорь Привалов җәйге каникул чорында балаларның ялын, мәшгүльлеген оештыру программасы чараларын төгәл үтәү кирәклеге бурычын билгеләде.
- Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча проблема булырга тиеш түгел. Билгеләнгән эш күләмен финанслау мәсьәләләсен дә алдан хәл итү кирәк, - дип кисәтте җаваплы шәхесләрне Игорь Анатольевич.
Салым - ул бюджет
Район бюджетына физик затлар кеременә салымны күчерү мәсьәләсе башкарма комитет контролендә, - диде район башкарма комитет җитәкчесе икътисад буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева.
23 майга алынган мәгълүмат буенча район бюджеты 16195 мең сум план белән 11768 мең сум (72,6%) тәшкил итә. Ел башыннан физик затлар кеременә салым 66172 мең сум (93,6%) күләмендә күчерелде. Карпов исемендәге химия заводы (2,2 млн. сум), "Звездное" ҖЧҖ (190 мең сум) түләүләрен киметкәннәр.
- Салымнарның вакытында күчерелмәве район бюджеты торышына тискәре йогынты ясый, ул социаль чыгымнарны түләүне кичектерүгә китерә, - дип кисәтте Игорь Привалов. - НДФЛ физик затлардан алына. Бу коллективлар эшчеләренең хезмәт хакыннан тотыла. Салым законнарын төгәл үтәвегезне үтенәм.
Сабантуй-2012
Районның баш архитекторы Равил Хәбиров милли бәйрәм сабан туен әзерләү һәм үткәрү турында сөйләде.
И.Привалов барлык төр милек предприятиеләр җитәкчеләрен коллективларга беркетелгән биремнәрне үтәү буенча эшне активлаштырырга өндәде.

Хезмәтләрен хөрмәтләп

"2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнәләр:
Р.Гафаров - ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиков ярдәмчесе;
Р.Сабитов - шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе;
Л.Галиева - Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры;
И.Йосыпов - район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе;
Ә.Рәхимова - Турай авыл җирлеге башлыгы;
Н.Аксакова - Яңабирде җирлеге башкарма комитеты секретаре;
Е.Алексеева - Иске Гришкин җирлеге башкарма комитеты секретаре;
Г.Кашапова - Бәзәкә җирлеге башкарма комитеты белгече;
Г.Сушков - РФ Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы бүлеге начальнигы;
Р.Мадъяров - ЭЭМ район бүлеге начальнигы; урынбасары;
О.Гасанов - эчке эшләр бүлегенең полиция участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы;
И.Егоров - эчке эшләр бүлегенең полиция участогы вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальник урынбасары;
Л.Мөхәмәтшина - дәүләт статистикасы бүлекчәсе җитәкчесе;
Е.Һадиева - бердәй исәп-хисап үзәге директоры;
Р.Моратов - АТП директоры;
Л.Кривилева - "Менде-леевск" МҮ директоры;
Т.Черкашина - дәүләт статистикасы бүлекчәсе белгече;
Н.Газизова - дәүләт статистикасы бүлекчәсе инспекторы;
О.Мөхәмәтшина - башкарма комитетның икътисад бүлеге баш белгече;
Е.Садовникова - халык исәбен алу буенча район вәкиле;
Т.Халиуллина - халык исәбен алу буенча район вәкиле урынбасары;
Л.Орлова - перепись участогы мөдире;
З.Башарова - перепись участогы мөдире;
Н.Садыйкова - перепись участогы мөдире;
Т.Газизова - стационар исәпкә алучы, 12 нче бакча мөдире;
Й.Садыйкова - участок инструкторы, 7 нче мәктәп укытучысы;
Г.Бородина - стационар исәпкә алучы, 7 нче мәктәп укытучысы;
О.Малыхина - участок инструкторы, "Спецстрой" ҖЧҖ баш бухгалтеры;
А.Попова - участок инструкторы, китапханә системасы баш белгече;
Л.Красноперова - стационар исәпкә алучы, китапханә системасы директоры;
Н.Маслихина - стационар исәпкә алучы, 1 нче гимназия директоры;
Г.Талыйпова - участок инструкторы, селекция - нәселдәнлек службасы начальнигы;
Т.Бочкарева - участок инструкторы, авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты;
А.Георгиевский - халык исәбен алучы;
И.Зиһаншина - участок инструкторы, 2 нче мәктәп укытучысы;
Г.Бармакова - участок инструкторы, Иске Гришкин китапханәчесе;
Л.Павлова - участок инструкторы, Монаш мәктәбе укытучысы;
А.Сапаева - участок инструкторы, 4 нче мәктәп укытучысы;
Г.Шакирова - участок инструкторы, Бәзәкә авылы җирлеге башкарма комитеты секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан

2
X