Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйге ялларны ничек үткәрергә

– Хәзер күбесе безнең илебездәге сәяхәтләргә игътибар бирә. Кеше ял итәргә, диңгездә булырга тели. Күбесе Краснодар төбәге курорты, Кырымга актив юл ала, – дип сөйли шәһәр турфирмасы хезмәткәре Гөлназ. – Адлер, Анапа популяр булып кала бирә. Кырымга да баралар.

Аларның ничек барулары финанска бәйле. Һава юлы поезныкына караганда кыйммәтрәк. Хәзер эконом турлар бар, кешеләр Сочига кадәр автобусларда бара. Халык бу турыда алдан кайгырта. Кышын ажиотаж булды, кешеләр алдан броньләштерделәр, хәтта катлаулы хәлләр дә аларга отпускны планлаштыруга комачауламады.

Әлегә россия курортлары ихтыяҗлы. Менделеевлылар арасында ыгы-зыгы бераз кимеде. Алия Сочи га барырга булды. Кара диңгез буена кыз августта очачак.

– Әзерләнәм, диңгез буенда ял итәсе, комда ятасы килә. Бу шәһәрне, башкаларына караганда, инфраструктурасы үсештә булган шәһәр дип саныйм. Сочига беренче мәртәбә барачакмын, – дип игътибарны юнәлтте менделеевлы.

Кыз диңгезгә үзенең компаниясе белән китәчәк. Яшьләр коттедж йортында тукталырга ниятли. Иң мөһиме, самолетка билетлар сатып алынган. Бер кешегә барып кайту 14 мең сумга якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев