Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Җырлап эшләдем һәм яшим”

- Миңа җыр шатлыклы мизгелләремдә дә, авыр мәлләремдә дә ярдәм итә, - дип сөйли бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләүче хезмәт ветераны Анна Фәрхетдинова. Анна Семёновна - сугыш чоры баласы. Ул елларның авырлыкларын да ил белән күтәрә. Дөрес, ул чакта кызчык күп нәрсәне аңлап та бетерми. Җырга осталыгы да кечкенәдән ачыла....

- Миңа җыр шатлыклы мизгелләремдә дә, авыр мәлләремдә дә ярдәм итә, - дип сөйли бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләүче хезмәт ветераны Анна Фәрхетдинова.
Анна Семёновна - сугыш чоры баласы. Ул елларның авырлыкларын да ил белән күтәрә. Дөрес, ул чакта кызчык күп нәрсәне аңлап та бетерми. Җырга осталыгы да кечкенәдән ачыла.
Менә ул - Алабуга мәдәният-агарту училищесы студенты. Анда сәнгать җитәкчесе белгечлеге алып, Бондюг районы мәдәният йортында эшли башлый. Анна Камашева (кыз фамилиясе) җитәкләгән коллектив концертлар белән кайда гына булмый, хәтта Мәскәүдә дә чыгыш ясый һәм Бөтенроссия авыл үзешчән сәнгате смотры дипломанты исемен яулый.
Аннаның сәнгатьтәге эшчәнлеге алга таба да камилләшкән булыр иде. Ул үз тамашачысы өчен җанын, күңел моңнарын биреп җырлый белә. Сопрано тавышы күпләрне әсир итә.
Ләкин мәхәббәте - Илкә егете Әһлетдин Фәрхетдинов кызның тормышына үз төзәтмәләрен кертә. Озакламый Анна Саймә апа йортына килен булып төшә.
- Мин аңа яратып "әни" дидем, - дип сөйли язмабыз герое. - Кайнанам ярдәмчем дә, киңәшчем дә булды.
А.Фәрхетдинованың алдагы хезмәт биографиясе "Азин" совхозы белән бәйле. Берара китапхәнәче, статистик бюро (алар эре хуҗалыкларда гамәлдә була) белгече, секретарь-машинист вазифаларын башкара. Совхоз дирекциясе Аннаның оештыру сәләтен, югары эш потенциалын күреп ала һәм аны читтән торып агрономлыкка укырга җибәрә.
Совхоз яшелчәчелекне үзләштерә, бу тармакта беренче уңышларга ирешә. А.Фәрхетдинова да башы-аягы белән яшелчә үстерү мәшәкатьләренә чума.
- Уйлап карасаң - исең китәрлек, - ди ул. - 65 гектарда кәбестә үстерәбез, бишәр гектар - кишер, чөгендер. Өстәвенә, теплицалар. Авыл халкына кишәрлекләр бүлеп бирәбез. Кешенең дә намуслысы бар, йөкләмәләренә салкын карый торганы. Шулай бер кишәрлек эшкәртелмичә калды. Ул вакыттагы совхоз директорының талканы коры булды: "Кешене эшләтә алмыйсың икән, үзең җигел", диде. Авыр булды, ләкин җиңеп чыктым. Бу урында кайнанама тагын бер кат рәхмәт әйтәм: йорт мәшәкатьләрен дә башкарды, балаларны да карашты.
1989 елның "Октябрь байрагы" газетасында А.Фәрхетдинова турында болай язылган: "Анна Семёновна Фәрхетдинова инде 19 ел "Азин" совхозында яшелчәчеләр бригадиры булып эшли. Быел аның бригадасы яшелчә үстерү буенча еллык планны 170 процентка тормышка ашырды.
Анна Семёновна - район Советы депутаты, ул "Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен" медале белән бүләкләнде. Портреты совхозның Почёт тактасын бизи".
Бу медаль янында кадерле ядкарь итеп күпсанлы Мактау грамоталары, 15 данә "Социалистик ярыш җиңүчесе" вымпелы саклана.
- Ул вакытлар сагынып сөйләргә генә калды, - ди Анна Семёновна - Заман зилзиләләре һәр нәрсәгә үзгәрешләр кертте. "Азин" совхозы да юк, яшелчәчелек белән дә шөгыльләнмиләр...
Фәрхетдиновларның Илкәдә 30 сутый бакчалары бар. Дөрес, мәшәкатьләрнең күпчелеге хуҗабикә җилкәсенә төшә. Бакчаны тәртиптә тоту белән беррәттән, урын өстендәге ирен дә тәрбияләргә кирәк. 45 елдан артык шофер булып эшләгән Әһлетдин аганың авырулары үзен сиздерә. Гаилә 2006 елда янгын да кичерә, йортлары тулаем янып бетә.
Анна Семёновнаның төп ярдәмчеләре - кызы Лариса, уллары Марсель, Ирек, оныклары.
...Сәхнәдән аһәңле көй агыла. Күңелләрнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек борынгы җыр. Аны Анна Фәрхетдинова аккомпанементсыз да үзенчәлекле итеп башкара. Үзешчән халык иҗаты фестивальләрендә катнаша, ветераннар хорында җырлый. Сәнгатькәр һәм гади хезмәтчән. А.Фәрхетдинова ике һөнәрен дә яратып, күңел биреп башкара. Җырны юлдаш иткән ветеранга озын гомер, сәламәтлек, балалар игелеге насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары “Ќырлап эшлђдем џђм яшим”

2
X