Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ышаныч – бердәмроссиялеләргә

14 октябрьдә якшәмбе көнне район муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлаулар булды. Л.Кривилёва Бу көнне биш сайлау участогы (берсе - шәһәрдә, дүртесе - авылларда) үз ишекләрен ачты. Иртәнге 7 сәгатьтә аларның һәркайсында тавыш бирү башланды. Шәһәрдәге 1913 нче иң зур сайлау участогы эшен закон кануннарына нигезләнеп башлады, анда 1070...

14 октябрьдә якшәмбе көнне район муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлаулар булды.
Л.Кривилёва
Бу көнне биш сайлау участогы (берсе - шәһәрдә, дүртесе - авылларда) үз ишекләрен ачты. Иртәнге 7 сәгатьтә аларның һәркайсында тавыш бирү башланды.
Шәһәрдәге 1913 нче иң зур сайлау участогы эшен закон кануннарына нигезләнеп башлады, анда 1070 сайлаучы исәпләнә. Участок 8 нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә урнашкан.
"Бердәм Россия" партиясенең һәм РФ Коммунистлар партиясенең җирле бүлекчәләреннән күзәтүчеләр Валентина Башарова һәм Александр Саушин, территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Нурия Дюжакина катнашында күчмә һәм стационар бюллетеньнәр әрҗәләренә пломба сугылганнан соң, комиссия рәисе Нурия Сәйфетдинова тавыш бирүгә әзерлек турында игълан итте.
Тамара Мелешина, Любовь Закирова, Ринат Фәттахов, Ирина Ишморатова, урынбасар Гөлнара Гудовская һәм секретарь Илгизәр Баһаветдинова составындагы сайлаулар үткәрү буенча тәҗрибәсе бай булган комиссиянең вәкаләтле әгъзалары сайлаучыларны кабул итүгә керештеләр.
Беренче булып урнага бюллетеньне 10 нчы балалар бакчасы мөдире Венера Камаева төшерде. Сайлаучының гражданлык позициясе буенча активлык күрсәтүе игътибарсыз калмады. Аңа кечкенә бүләк бирелде.
Аннан Радик Гыйльметдинов тавыш бирде.
- Мин сменага ашыгам. Карпов исемендәге химия заводының "Кеннард" шәхси сак предприятиесендә хезмәт куям. Эшкә соңга калмас өчен, участокка иртәрәк килдем, - диде ул.
Көн уртасында сайлаучыларның күбесе тавыш бирде.
Участоктан чыгучы менделеевлылар яхшы кәефләрен һәм кемгә тавыш бирүләрен яшермәделәр.
- Мин Игорь Привалов кандидатурасын яклап тавыш бирдем. Районда эшләгән кыска гына вакыт эчендә ул үзен инициативалы, эшлекле җитәкче итеп күрсәтте, сүзе белән эше аерылмый. Чөнки аны "Бердәм Россия" партиясе тәкъдим итте, ә мин үзем шул партия әгъзасы, - дип фикере белән бүлеште район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамира Кашапова.
1 нче гимназиянең тарих укытучысы Эльмира Вәлиева да бу участок сайлаучысы:
- Сайлау көнне бер кеше дә өендә утырырга тиеш түгел дип саныйм. Үз фикереңне белдереп, мөһим сәяси вакыйгалардан читтә калмаска кирәк. Җирле властька депутатлар сайлыйбыз бит, димәк халык яшәеше белән бәйле мәсьәләләрнең хәл ителешен сорар кеше була.
Көн буена участокта тәртип хөкем сөрде. Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Шәймәрдәнов һәм өлкән участковый Сергей Куликов лаеклы кизү тордылар.
Тавышларны сайлау вакытына участокка ике кандидатның да ышанычлы вәкилләре һәм күзәтүчеләр җыелуга карамастан, нәтиҗә ясау бернинди эксцессыз булды. Сайлаулар ачык һәм гадел, Татарстан Республикасы законнарына һәм Сайлау кодексы кануннарына нигезләнеп узды.
♦ ♦ ♦
Абалач авылындагы сайлау участогында да тавыш бирү тыныч һәм оешкан төстә барды.
Сайлаулар үткәрүдә 25 еллык тәҗрибәсе булган Зәкия Шияпова рәислегендәге биш кешедән торган комиссия әгъзалары сайлаучыларны ачык йөз белән каршы алдылар, бюллетеньнәр бирделәр. Өч кеше өйләрендә сайлатуны үтенеп гариза язды. "Бердәм Россия" һәм РФ Коммунистлар партиясе вәкилләре Ландыш Макарова һәм Зөлфия Хәбибуллина сайлаулар барышын күзәттеләр.
Эчке эшләр бүлеге участок вәкиле Рамил Фәйзуллин һәм 86 нчы янгыннан сак бүлеге командиры эчке служба прапорщигы Валерий Кузнецов кизү тордылар.
Беренче булып тавыш бирү урнасына бюллетеньне ФАП шәфкать туташы Рәзилә Вәлиева төшерде. Аның артыннан ирле-хатынлы Хәлиуллиннар тавыш бирделәр.
Диккат Хәлиуллович гомере буена хуҗалыкта эшләгән: 27 ел комбайн штурвалы артында, сигез ел - авыл Советы рәисе. Мөнҗия Зәкиевна - грамоталы белгеч, "Абалач" ҖЧҖ экономисты вазифасына 41 ел гомерен багышлаган.
- Без сайлауга һәрвакыт бергәләп йөрибез, анда катнашуны үз бурычыбыз итеп саныйбыз. Бу юлы 5 нче округ кандидаты Рөстәм Гафаров өчен теләп тавыш бирдек. Рөстәм Исмәгыйловичның кем икәнен аңлату кирәкми. Аны башкарган эшләре буенча беләбез, - диләр алар.
♦ ♦ ♦
- Иртәнге унынчы яртыга исемлеккә кертелгән 48 сайлаучының унбише тавыш бирде, - дип мәгълүмат бирә Монай авылы җирлеге участок комиссиясе рәисе Рәхилә Галиева. - Сайлаулар тыныч, законга нигезләнеп уздырыла.
♦ ♦ ♦
Иске Гришкин авылы җирлегендәге авыл клубында урнашкан 1936 нчы сайлау участогында көн уртасына 60 проценттан артык кеше тавыш бирде.
Комиссия рәисе Николай Бармаков билгеләп үткәнчә, Илкә авылыннан Халисә Габбасова беренче булып кандидат өчен тавыш бирде.
- Ике кандидат да безнең җирлектән, "Автотехник" ҖЧҖдә эшлиләр. Берсе - директор, икенчесе - оператор. Халык аларны яхшы белә, дөрес сайлау ясар, - дип өсти комиссиянең алыштыргысыз секретаре Евдокия Алексеева.
- Участокта тыныч, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Ришат Зарипов, Владимир Михайлов, Денис Камашев, 86 нчы янгыннан сак бүлегеннән Степан Сперанов тәртипне күзәтләр.
♦ ♦ ♦
Монаш авылы клубындагы сайлау участогында 11 сәгатьтә тып-тын иде.
- Иртәнге 7 дән 8 гә кадәр җанлылык булды. Шул сәгатьтә 38 процент кеше тавыш биреп өлгерде. Ә исемлек буенча 62 кеше исәпләнә. Бүгенге көн зур бәйрәм - Пыкрау белән тәңгәл килде, кешеләр чиркәүгә китте, сәгать уникегә барысы да сайлау участогына килер дип көтәбез, - диде зур тәҗрибәле комиссия рәисе Әнисә Евдокимова.
Клуб тәрәзәсеннән храмның яңа матур бинасы күренә.
- Аны авылның оста куллылары халыктан җыелган акчага төзеделәр, - ди комиссия секретаре Тамара Руппова.
- Участокта беркайчан да булмаганча тыныч. Закон бозу очраклары юк, - диләр "Бердәм Россия" партиясеннән күзәтүче Александр Кузнецов һәм хокук тәртибе сакчылары Геннадий Евдокимов, Сергей Метальников, 86 нчы янгыннан сак бүлегенең каравыл начальнигы ярдәмчесе Степан Шамин.
Р.Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Сайлаулар