Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Йорт – Карпов бүләге

    1915 елның октябрендә Бондюг заводына «П.К.Ушков и К.» химия заводлары Идарәсе чакыруы буенча Л.Я.Карпов килә. Һәм шунда ук предприятиене үзгәртеп кору башлана, яңа производстволар үзләштерелә, хезмәт шартлары яхшыртыла, азык-төлек белән тәэмин итү җайга салына: Лев Яковлевич бу эшне сөргендәге большевик Сергей Гассарга йөкли. Эшчеләрнең көнкүреш шартлары бик авыр була. Алар...

    1915 елның октябрендә Бондюг заводына «П.К.Ушков и К.» химия заводлары Идарәсе чакыруы буенча Л.Я.Карпов килә.
    Һәм шунда ук предприятиене үзгәртеп кору башлана, яңа производстволар үзләштерелә, хезмәт шартлары яхшыртыла, азык-төлек белән тәэмин итү җайга салына: Лев Яковлевич бу эшне сөргендәге большевик Сергей Гассарга йөкли. Эшчеләрнең көнкүреш шартлары бик авыр була. Алар цехлар янәшәсендә урнашкан казармаларда яшиләр. Язгы ташу вакытында, кечкенә, ләкин көйсез Тойма җәелгәндә, казармаларны су баса. Элементар уңайлыклары булмаган кысан бүлмәдә еш кына икешәр гаилә көн күрә. 1915 елда, сугыш баруга карамастан, Лев Яковлевич эшчеләр өчен йорт төзелешенә рөхсәт алуга ирешә. Бу йортта һәр гаиләнең аерым бүлмәсе һәм кухнясы була. Проектлаучыларның бүлмәләрне зуррак итү, кухняны уртак итеп калдыру тәкъдименә Л.Карпов болай дип җавап бирә: «Һәр кеше тормышы һәм көнкүрешенең шәхси булуын, чүлмәгенә читләрнең карамавын тели». Лев Яковлевич һәр бүлмә каршында тагын берәү - рус миче белән кухня булуына басым ясый, ул шулай ук йортның торак өлешен дә үти. Һәм 1916 елда кою остаханәсе артында (хәзер Гунин урамы) завод эшчеләре өчен ике катлы йорт үсеп чыга. Шунысын да билгеләп китәргә кирәк, биредә 30 нчы еллар ахырыннан безнең заводта хезмәт эшчәнлеген башлаган КДУның булачак ректоры Михаил Тихонович Нужин яши.
    Озакламый иркенрәк тагын бер икекатлы йорт төзелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: