Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Йорт комитетлары рәисләре белән очрашу

    Сәнгать мәктәбендә район башлыгы Игорь Привалов йорт комитетлары рәисләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов, район һәм шәһәр оешмалары, предприятиеләре, службалары җитәкчеләре катнашты. Игорь Анатольевич 2013 елда башкарылган гамәлләр, дәүләт программаларын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева халыкка күрсәткән хезмәтләр турында...

    Сәнгать мәктәбендә район башлыгы Игорь Привалов йорт комитетлары рәисләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов, район һәм шәһәр оешмалары, предприятиеләре, службалары җитәкчеләре катнашты.
    Игорь Анатольевич 2013 елда башкарылган гамәлләр, дәүләт программаларын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева халыкка күрсәткән хезмәтләр турында мәгълүмат бирде.
    - ТКХ өчен бурычның зурлыгы, түләмәү проблемасы яхшыга илтми. Шәһәр халкы кирәкле хезмәтләрдән куллана алмаска мөмкин. Халык арасында аңлату эшләре алып бару зарур, - диде район җитәкчесе.
    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева билгеләп үткәнчә, безнең район "җан башына исәпләгәндә төп капиталга инвестицияләр" күрсәткече буенча республика муниципаль берәмлекләр арасында беренче урын биләде. Игорь Привалов әһәмияткә ия "Аммоний" заводы төзелешенә тукталды һәм 2014 елда эшнең утызга якын республика программасы кысаларында алып барылачагы турында белдерде.
    Рафил Ногуманов 2014 елда ТР Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлау турында мәгълүмат бирде. Республикада җинаятьләр торышы, юл һәлакәтләре арту, этник һәм динара мөнәсәбәтләргә игътибарны юнәлдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: