Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Йорт комитетлары рәисләре ОДНны ничек бетерә

    Кайбер йортларда ОДН проблемасын анда яшәүчеләр үзләре хәл итә. Нәтиҗә ачык күренә - күпкатлы 20 йортта гомумйорт исәпләү приборы һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләре арасындагы аерма минимумга җиткерелде. Советская урамының 22 нче йортында яшәүчеләрнең түземлеге беткәч, алар гыйнвар аенда йорт комитеты рәисе итеп Рияз Хәлиуллинны сайлыйлар. Яшь кеше бу проблеманы...

    Кайбер йортларда ОДН проблемасын анда яшәүчеләр үзләре хәл итә. Нәтиҗә ачык күренә - күпкатлы 20 йортта гомумйорт исәпләү приборы һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләре арасындагы аерма минимумга җиткерелде.
    Советская урамының 22 нче йортында яшәүчеләрнең түземлеге беткәч, алар гыйнвар аенда йорт комитеты рәисе итеп Рияз Хәлиуллинны сайлыйлар. Яшь кеше бу проблеманы хәл итүгә җитди алына: күршеләре белән сөйләшә, фатирларда йөреп чыга, ай саен приборлар күрсәткечен үзе җыя һәм Бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшыра.
    - Йортыбыз зур түгел - 12 фатир гына, - ди Рияз Ринурович. - Күрсәткечләрне бер үк көнне язып алабыз һәм гомумйорт күрсәткече белән чагыштырабыз, шунда ук исәпкә алынмаган су күләмен күрергә, хәлне анализларга була.
    Йорттагы ОДН айга 7 кубка кадәр кимеде. Йорт комитеты рәисе анда яшәүчеләр белән бергә бу күрсәткечне нульгә кадәр төшерергә омтыла.
    - Менә ике ай инде кимрәк түлибез, - дип сөйли аның күршесе Гөлсөяр Йосыпова. - Бердәм исәп-хисап үзәгенә йөрергә кирәкми, күрсәткечләрне Рияз тапшыра.
    Гөлсөяр Хәсәновна күптән суны экономияле тотарга өйрәнгән. Хәзер автомат кер юу машинанасы бар, элегрәк бу максатка күп су тотыла иде.
    Бурмистров урамының 7 нче йорты комитеты рәисе Альберт Анисянның эше катлаулырак. Элеккеге тулай торакта 79 фатир, аларны әйләнеп чыгарга 3-5 сәгать вакыт үтә.
    - Беренче йөрүдә барлык фатирларга эләгеп булмый - кем эштә, кем авылга киткән, шунлыктан кабат йөрергә туры килә. Күршем Катя ярдәм итә, аның белән исәпләү приборларын тикшерәбез, күрсәткечен язабыз. Иң мөһиме - нәтиҗәне гомумйорт күрсәткече белән чагыштыру өчен, бу эшне бер көнне башкарырга кирәк, - ди Альберт Саматович.
    Ә бу җиңел түгел. Күршеләрнең төрлесе бар, кайберләре сүгенә, фатирларына кертмәскә тырыша, әмма А.Анисян һәр кеше белән уртак тел таба белә.
    - Полиция чакыртам дип яныйм, ә үзем шалтыратмыйм, - дип елмая әңгәмәдәшем. - Барысы да кешегә, аның никадәр намуслы булуына бәйле.
    "Ни өчен моның белән мин шөгыльләнергә тиеш, башкалар эшләсен", дигән уй аның башына да килми. Альберт Саматовичка быел 60 яшь тула, берничә ел пенсиядә, ләкин химия заводында түбә ябучы булып эшләвен дәвам итә. Эшсез утырырга яратмый. Кешеләр белән аралашудан канәгатьләнү ала, шуның өчен җәмәгать эшенә дә тотынган. Уңай нәтиҗә дә күренә - фатирларда йөреп чыкканнан соң, ОДН кимегән, күршеләре дә мондый тикшерүләргә аңлап карый башлаганнар.
    Тәртипне бар җирдә дә урнаштыру кирәк, дип саный Альберт Анисян. Мисал өчен, подъездда капиталь ремонт таләп ителә - стеналары купшакланган, төрле язулар белән чуарланган.
    - Яшьләрнең энергиясен башка эшкә җигәргә иде, - дип көрсенә йорт комитеты рәисе.
    Берничә катның түшәменнән асылынган электр чыбыклары да борчу тудыра. Алар янгын чыгуга сәбәпче булмас дип кем гарантияли?
    Йортның фасады һәм нигезе кыры да куркыныч хәлдә.
    - Подряд оешмасының Карпов исемендәге химия заводы булуга шатланып бетә алмыйбыз. Ринат Габдуллинга нинди генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк тә, кире какмый. Ремонт та ясатырга иде...
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: