Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йошкар-Оладан армия сәламе

Менделеевск делегациясе ундүртенче Киев-Житомир ракета дивизиясендә хезмәт итүче якташларыбыз белән күрешеп кайтты. Район муниципалитеты һәм Йошкар-Оланың 05203 номерлы часть командиры белән хәрби әзерлеккә кызыксынуны тәэмин итү максатыннан, шефлык элемтәсе булдыру турында килешү имзаланган. Хәзерге вакытта стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә безнең алты ир-егетебез армия чыныгуы үтә. Хезмәт итүчеләр янына ата-аналар, хәрби...

Менделеевск делегациясе ундүртенче Киев-Житомир ракета дивизиясендә хезмәт итүче якташларыбыз белән күрешеп кайтты. Район муниципалитеты һәм Йошкар-Оланың 05203 номерлы часть командиры белән хәрби әзерлеккә кызыксынуны тәэмин итү максатыннан, шефлык элемтәсе булдыру турында килешү имзаланган. Хәзерге вакытта стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә безнең алты ир-егетебез армия чыныгуы үтә.

Хезмәт итүчеләр янына ата-аналар, хәрби комиссариат, муниципалитет вәкилләре, иҗат коллективлары килде. Кунаклар территория буйлап үттеләр, казармада, армия ашханәсендә булдылар. Командир Олег Хорохорин безнең егетләр турында яхшы фикердә. 2017 елда хәрби частька 50 ел була, Менделеевск шулай ук юбилеен билгели. Планда дуслык җепләрен тагын да ныгыту өчен үзара аралашулар күздә тотыла.
Солдатларга фатиха белән хәрби комиссар Сергей Залуженко, Мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Сапожников мөрәҗәгать иттеләр, хәрби хезмәтне намус белән үтәүләрен теләделәр һәм район җитәкчелеге бүләкләрен тапшырдылар.
"Кристалл" эстрада халык бию төркеме, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, солистлар Галия Пшембаева, Владислав Кузнецов, Анастасия Мессеева һәм башкалар хәрбиләр алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Егетләр менделеевлылар өчен гитарада армия җырларын башкарды. Фәнил Гыйльфанов һәм Ренат Шәйдуллин очрашу шатлыгыннан күз яшьләрен тыеп янәшәдә генә утырган әниләренә багышланган шигырьләрен укыдылар. Ләйсән Гыйльфанова һәм Лилия Шәйдуллина барлык хезмәт итүчеләргә дә сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм сагынып көтүче туганнары янына исән-сау кайтуларын теләделәр. Игорь Шәфыйков һәм Әлфия Миннеханова туганнары Марат Шәфыйков янына бардылар, ул солдат тормышы турында тәэсирләре белән уртаклашты.
- Чын солдат кебек Россия Федерациясенә хезмәт итәм! Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә эләгүем белән горурланам, - дип сөйли Ренат Шәйдуллин. - Биш ай вакыт тиз узды. Безнең хәлләр яхшы, туган якны сагынабыз, тагын килегез!
- Мондый җылы очрашулардан соң һәрвакыт өйгә кайтасы килә. Частька килүегез өчен рәхмәт, - дип сөйли Алексей Потапов. - Шәһәр үсеше турында ишеттек. Без хезмәт итүне төгәлләп, сау-сәламәт уллар, гаилә һәм Ватаныбызны саклаучы чын ирләр булып кайтырбыз.
- Йошкар-Оладан Менделеевскига сәлам! - дип елмаялар хәрби ракетачылар Максим Главатских, Станислав Никифоров һәм Алмаз Нәгыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары ЙошкарОлада хезмәт итүче якташларыбыз