Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәкләргә сүнмәс дәрт өстәп

4 нче мәктәп коллективы юбилее уңаеннан директорлары Ф.Яковлева турында язуны сорап редакциягә мөрәҗәгать итте. Фәнүзә Гайфетдиновна үз мәктәбенә гомеренең күп өлешен багышлаган педагог. Педагогия институтын тәмамлап юллама буенча Биектау районында тиешле елларын математика укытучысы буларак уздырганнан соң, ул шушы мәктәпкә кайта. Остазлары М.Кузовов, Е.Филиппова, Р.Корбанова һәм башкалар белән эшләү күңелле...

4 нче мәктәп коллективы юбилее уңаеннан директорлары Ф.Яковлева турында язуны сорап редакциягә мөрәҗәгать итте.

Фәнүзә Гайфетдиновна үз мәктәбенә гомеренең күп өлешен багышлаган педагог. Педагогия институтын тәмамлап юллама буенча Биектау районында тиешле елларын математика укытучысы буларак уздырганнан соң, ул шушы мәктәпкә кайта. Остазлары М.Кузовов, Е.Филиппова, Р.Корбанова һәм башкалар белән эшләү күңелле дә, җаваплы да була. Мәктәп бусагасыннан педагог булырга хыялланган кызның уңышка ирешәчәге турында укытучыларының бернинди шиге булмый.
Фәнүзәнең лидерлыкка омтылышы, үҗәтлеге, максатчан булуы бик иртә беленә. Мәктәптә укыганда комсомол оешмасын җитәкли, студент елларында төзелеш отряды комиссары була. Урынбасар буларак тәҗрибә туплаган Фәнүзә Гайфетдиновнаны 1992 елда мәктәп директоры итеп билгелиләр. Хезмәттәшләре аның югары һөнәри осталыкка ия булуын, барлык мәсьәләләргә җитди караучы, иң беренче чиратта үзенә таләпчән, абруйлы җитәкче икәнлеген билгелиләр. Математика укытучысы буларак Фәнүзә Гайфетдиновна дәресләренең нәтиҗәлелеген күтәрүнең яңа алымнарын һәм формаларын эзли. Ул укучыларга ныклы белем бирергә һәм фәннәр патшасына мәхәббәт уятырга омтыла.
Ф.Яковлева җитәкче булганының беренче көненнән коллективның аңлавын һәм булышлыгын тоя. "Мин мәктәп һәм балалар дип яшим. Һөнәрем үземә ошый, - ди юбиляр. - Коллектив тату һәм бер максатта тупланган. Күп укытучылар педагогик династияләрне дәвам итүчеләр. Димәк, алар талант, акыл һәм рухи потенциалның ныклыгына ышанып мәктәпкә киләләр, һәр укучының иҗади сәләтен тоя беләләр".
Фәнүзә Гайфетдиновна шәкертләренә һәм мәктәпкә күп көчен, энергиясен, күңел җылысын бирә. Якыннарын, туганнарын, дусларын һәм коллегаларын да игътибардан читтә калдырмый. Юбилее уңаеннан бу искиткеч ханымга - депутатка, хуҗабикәгә, анага ихластан сәламәтлек, изгелек, иминлек һәм укучыларына тагын озак еллар белем нигезләре бирүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Йљрђклђргђ сњнмђс дђрт љстђп