Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Йөрәктән йөрәккә"

"Юность" район мәдәният йортында 3 нче мәктәп укучысы Ильмир Әхкыямовка дәвалануга акча җыю максаты белән оештырылган шундый исемле хәйрия концерты булды. Кичәгә Ильмирның сыйныфташлары, 10, 13 нче балалар бакчалары, 3 нче мәктәп, БИҮ, БСМ шәкертләре һәм педагоглары, шәһәр халкы җыелды. Иҗат үзәге педагоглары гаилә архивы фотографияләреннән слайд-шоу әзерләгәннәр. Барлык теләүчеләргә...

"Юность" район мәдәният йортында 3 нче мәктәп укучысы Ильмир Әхкыямовка дәвалануга акча җыю максаты белән оештырылган шундый исемле хәйрия концерты булды.

Кичәгә Ильмирның сыйныфташлары, 10, 13 нче балалар бакчалары, 3 нче мәктәп, БИҮ, БСМ шәкертләре һәм педагоглары, шәһәр халкы җыелды. Иҗат үзәге педагоглары гаилә архивы фотографияләреннән слайд-шоу әзерләгәннәр. Барлык теләүчеләргә залда урнаштырылган махсус тартмага акча салу, үзәк педагоглары һәм шәкертләренең хәйрия күргәзмәсеннән кул эшләре сатып алу мөмкинлеге бирелде.
- Мин Әхкыямовлар гаиләсен күптәннән беләм. Ильмирның әнисе Эльмира Мәснәвиевна - сыйныфның ата-аналар комитеты рәисе. Ул эшкә күп көч һәм энергия сала. Бу бәйрәм-ханым. Ильмир мөлаем, кешелекле һәм талантлы малай, Бөтенроссия конкурсларында җиңүче. Хәзер аның сәламәтлеге торышы канәгатьләнерлек.
Ильмирга дәвалануда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәм. Мин һәм укучыларым аның беренче рәттәге икенче парта арасына кабат утырачагына ышанабыз, - диде сыйныф җитәкчесе Энҗе Заһидуллина.
Концерт программасының һәр номеры изгелеккә өмет һәм ышаныч белән тулы булды. Сәхнәдә иҗат үзәге сәнгать мәктәбе коллективлары һәм солистлары, 10 һәм 13 нче балалар бакчалары шәкертләре чыгыш ясады.
БИҮ директоры урынбасары Нәзирә Волкова әтисе Ирек Әхкыямовка концерттан һәм күргәзмәдәге әйберләрне сатудан җыелган 35 мең сум акчаны тапшырды. Ирек Мәхмүтович менделеевлыларга ихластан рәхмәт сүзләре җиткерде.
Концертны алып баручылар Екатерина Ильинская һәм Юлия Мусикаева хәзер больницада улы янында булган Эльвира Мәснәвиевнаның хатын укыдылар: "Безнең ярдәм сораган тавышыбызны ишеткән һәм улыбыз язмышына битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт. Сезнең булышлыгыгыз белән без улыбызның сәламәтләнүенә ышанычны югалтмыйбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары хђйрия концерты

2
X