Юбиляр вальс бии
Бүгенге язмабыз шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Менделеевск шәһәрендә яшәүче завод ветераны Татьяна Васильевна Воробьёва турында. 90 яшьтә, сәхнәдә булмаса да, үз өендә вальс биеп була дип кем уйлар! Татьяна Васильевна - моның ачык мисалы. Ул кызы Галина белән бүлмә буйлап вальста бөтерелә. - Мин элек мәдәният йортындагы бер...
Бүгенге язмабыз шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Менделеевск шәһәрендә яшәүче завод ветераны Татьяна Васильевна Воробьёва турында.
90 яшьтә, сәхнәдә булмаса да, үз өендә вальс биеп була дип кем уйлар! Татьяна Васильевна - моның ачык мисалы. Ул кызы Галина белән бүлмә буйлап вальста бөтерелә.
- Мин элек мәдәният йортындагы бер генә кичәне дә калдырмадым, - дип сөйли Татьяна Васильевна. - Без "Коммуна"дан ерак булмаган баракларда яшәдек. Сугыш башланганчы, кинога еш йөрдек, бик күңелле чор иде. Аннан куркыныч, ачлык еллары килде, - ди әңгәмәдәшем тавышында калтырау белән.
- Әнием бу турыда сөйләргә яратмый, хатирәләрен авыр кичерә, - дип кисәтә безне Галина Николаевна.
...Фабрика-завод һөнәре бирү мәктәбен тәмамлаган үсмер кызны хлорлы барий цехына аппаратчы итеп билгелиләр. Аннан реактив тозлар җитештерү цехына күчерелә.
- Яраткан бәйрәмегез нинди? - дип кызыксынабыз.
- Химиклар бәйрәме һәм, билгеле, Җиңү көне! Элек парадка да чыга идем, хәзер көймәм комга терәлде, - дип шаярта юбиляр һәм безгә юбилей медальләрен күрсәтә.
- Әниемнең химия заводындагы эш стажы 30 елга якын, - ди Галина Николаевна. - Бондюгта яшәгәндә бакчада казынырга ярата иде. Соңгы биш елда гына сәламәтлеге какшады. Хәзер телевизор карый, сәясәт белән кызыксына, Украина өчен борчыла, чөнки сеңлесе шунда яши.
- Мин бәхетле кеше, - дип саный Татьяна Васильевна. - Ирем Николай Семёнович фани дөньядан китсә дә, тормыш дәвам итә. Өч балам, җиде оныгым, дүрт оныкчыгым бар, кичә барысы да янымда булдылар. Район хакимиятеннән һәм Социаль яклау идарәсеннән котларга килделәр, безне, өлкән яшьтәгеләрне, онытмаулары күңелгә рәхәтлек бирә. Сезгә дә мине хөрмәтләп килүегез өчен рәхмәт.
Вәсилә Мортазина
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11700
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.9600
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика