Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Юбилярларга котлаулар белән

    29 июньдә Бәзәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәхмәт Гыймазетдинов якыннары һәм туганнары янәшәсендә 90 яшен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина ветеранны котларга килеп, аның туганнары белән бергә гаилә өчен мөһим вакыйга шатлыгын уртаклаштылар.Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм...

    29 июньдә Бәзәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәхмәт Гыймазетдинов якыннары һәм туганнары янәшәсендә 90 яшен билгеләп үтте.
    Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина ветеранны котларга килеп, аның туганнары белән бергә гаилә өчен мөһим вакыйга шатлыгын уртаклаштылар.Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Игорь Приваловның бүләген юбилярга тапшырып, Рөстәм Зиннурович Миннәхмәт Мифтаховичка ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен теләде.
    Гыймазетдиновлар гаиләсе башлыгының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында ядкарь итеп сакланучы күпсанлы медальләре сөйли. "Батырлык өчен" һәм "Кинегсбергны алган өчен" медальләре ветеранның йөрәгенә бигрәк тә якын.
    - Әти 1942 елның 7 июлендә фронтка киткән, Икенче Белоруссия фронтында булган. Ике мәртәбә каты яраланган, ләкин госпитальдә дәваланганнан соң, дошманга каршы сугышуын дәвам иткән, җиңү көнен каршылаган. Әмма 1947 елда гына хәрби хезмәтен тәмамлап, өенә кайткан. Аннан авыл Советында, "Прикамнефть" идарәсендә эшләгән, - дип сөйли улы Рәшит, ул да әтисе кебек нефтьче булып эшли.
    Оныклары Ришат һәм Алсу, оныкчыклары Гыймазетдиновлар нәселен дәвам итүчеләр. Ришат әтисе һәм бабасы һөнәренә тугрылыклы булып "УППН-2" начальнигы урынбасары булып эшли, Алсу - Чаллыда федераль миграция службасы хезмәткәре, эчке эшләр капитаны. Балалары йортта тудырган яхшы атмосфера ветеранның сәламәтлегенә уңай тәэсир ясый.
    Һәр бүлмәдә гөлләр чәчәк ата. Аралашу барышында ачыкланганча, юбилярның килене Мәүлидәнең яраткан шөгыле - чәчәкләр үстерү.
    Кунакларны озатканда, киң күңелле хуҗалар Президент һәм район башлыгына өлкән яшьтәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
    Лариса Кривилева,
    Рәис Сәхапов фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: