Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЮХИДИдан грамоталар

ЮХИДИ бүлегенең актлар залында педагоглар һәм ата-аналар катнашында юлларда куркынычсызлык буенча Бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, "ЮХИДИ һәм ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУның Менделеевск филиалы эгидасында районда һәр елны балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча...

ЮХИДИ бүлегенең актлар залында педагоглар һәм ата-аналар катнашында юлларда куркынычсызлык буенча Бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, "ЮХИДИ һәм ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУның Менделеевск филиалы эгидасында районда һәр елны балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча күләмле эш башкарыла.
Балаларны юлларда куркынычсыз йөрү нигезләренә өйрәтү кече яшьтән башлана. район мәктәпләре педагоглары да моңа ныклы игътибар бирә. Әлеге тематика буенча төрле конкурсларда мәктәпкәчә яшьтәгеләр дә, укучылар да катнаша.
ЮХИДИ начальнигы Тәлгат Фазлыев сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте:
- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасының төрле аспектлары бар. Шуларның иң мөһиме - кеше, бигрәк тә балалар гомерен саклап калу. Урамнарда автомобильләр агымы зур тизлек белән үскән бүгенге чорда бала кече яшьтән юл хәрәкәтендә катнашучы була, шунлыктан, урамда һәм юлларда куркынычсызлык нигезләренә өйрәтү проблемасы аеруча актуальгә әйләнә.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе филиалы начальнигы Флюра Гыймаева һәм районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия секретаре Ольга Целищева педагогларга, әти-әниләргә, район газетасы корреспондентларына уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерделәр.
"Куркынычсызлыкның салават күпере" Бөтенроссия акция-конкурсында катнашкан һәм юлларда куркынычсызлык нигезләрен пропагандалаулары өчен 1 нче мәктәп укучылары Регина Терещенко һәм Мария Увина, рәсем сәнгате укытучысы Алёна Шилова Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
- Кызлар яхшы ясыйлар, Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәләр, - дип билгеләп үтте әңгәмәдә Алёна Васильевна.
"Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә килергә ярдәм ит" республика акция-конкурсында катнашкан һәм юлларда куркынычсызлыкны пропагандалаган өчен 4 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Нина Миронова, педагог-оештыручы Ирина Губкина Мактау грамотасы белән билгеләнделәр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чараларда актив катнашулары, юлларда балалар җәрәхәтләнүен профилактикалаулары һәм куркынычсызлык нигезләрен пропагандалаулары өчен коррекция мәктәбе укытучылары Алвард Григорян һәм Әлфия Гафиятуллина, 13 нче бакча мөдире һәм тәрбиячесе Людмила Будник һәм Наталья Терещенко грамоталар белән бүләкләнделәр.
ЮХИДИ хезмәткәрләре эшчәнлеген, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чараларын яктыртулары, юл-транспорт травматизмын профилактикалаулары һәм куркынычсызлык нигезләрен пропагандалаулары өчен район газетасының баш мөхәррире Лариса Кривилёва һәм бүлек мөдире Роза Шәрәфиева Мактау грамотасына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ЮХИДИ