Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл куркынычсызлыгы яклы

20 сентябрьдә "Игътибар, балалар!" республика профилактика акциясе тәмамланды. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев сөйләвенчә, операция бер ай дәвам итте. Бу вакыт эчендә балаларның юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнүен кисәтү максатында ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе, редакция һәм мәктәпләр белән берлектә төрле акцияләр уздырылды. "Итәгатьле шофёр" максатчан акциясендә административ практика офицерлары белән 1...

20 сентябрьдә "Игътибар, балалар!" республика профилактика акциясе тәмамланды.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев сөйләвенчә, операция бер ай дәвам итте.
Бу вакыт эчендә балаларның юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнүен кисәтү максатында ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе, редакция һәм мәктәпләр белән берлектә төрле акцияләр уздырылды.
"Итәгатьле шофёр" максатчан акциясендә административ практика офицерлары белән 1 нче гимназиянең юл хәрәкәте яшь инспекторлары катнаштылар. Отряд җитәкчесе Фотима Мирзоева шәкертләре Анастасия Аракчеева, Юлия Петрова, Тимофей Маслихин, Павел Лейба белән шәһәр урамнарында кизү тордылар. Аларга патруль машинасы, өлкән инспекторлар янында кизү тору, шофёрлар белән әңгәмә кору һәм аларга юлларда йөрү кагыйдәләренең бар кеше өчен дә мәҗбүри булуын искәртү бик ошый.
Балаларның юл йөрү куркынычсызлыгы күнекмәләрен ныгыту буенча "куркынычсыз зебра" акциясендә ДАИ хезмәткәрләренә 3 нче мәктәпнең яшь инспекторлары булышты.
Отряд җитәкчесе Рима Сөнгатова белән кизү торырга Максим Абделхәев, Сергей Русаков, Анастасия Галеева, Гөлфия Шәяхмәтова чыкты. Юл хәрәкәтендә катнашучылар машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне үтәгәндә генә "зебра" куркынычсыз була дип кисәттеләр.
- Балалардан "Хәерле юл!" теләген ишетү күпкә рәхәтрәк, - дип билгеләп үттеләр шофёрлар акциядән соң һәм аларның тәкъдимнәренә колак салырга тырыштылар.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Антипьянь" акциясе кысаларында шулай ук рейдлар үткәрделәр, мәгариф учреждениеләренә керү урыннарын, юл билгеләрен, тамгаларны тикшерделәр, транспорт хуҗаларына балаларны йөртүдә һәм җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарында кагыйдәләрне үтәү кирәклеген искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Игътибар, балалар!” республика профилактика акциясе